Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында – район “Ел укытучысы-2013” конкурсы финалы

Кичә район мәдәният йортында "Ел укытучысы-2013" конкурсы муниципаль этабы финалы узды.

Конкурсның беренче этабында 28 конкурсант катнашты. Беренче тур кысаларында алар жюри хөкеменә педагогик эшчәнлек тәҗрибәсен гомумиләштергән материаллар белән папкалар, дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, ата-аналар җыелышлары һәм методик берләшмәләр утырышлары видеосюжетлары тәкъдим иттеләр. Конкурсның беренче этабының барлык катнашучылары сәхнәгә чакырылды. Аларны мәгълүмати-методик үзәк директоры Фәйрүзә Сәлимова котлады һәм аларга район мәгариф бүлеге сертификатлары тапшырды һәм, әлбәттә инде, конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Беренче турның унбер җиңүчесе икенчесендә педагогик эшчәнлекнең яңа һәм нәтиҗәле формаларын тәкъдим иттеләр. Алар үз осталыкларын "Мастер-класс"та күрсәттеләр, инновацион эшчәнлек ысулларын ачтылар. Аларны котларга сәхнәгә район мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов күтәрелде. Ул педагогларга район профсоюз оешмалары советы исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
"Ел укытучысы" исемен алуга көрәшне җиде педагог - яхшылардан яхшылары - Гүзәл Солтанова, Анна Царькова, Рөстәм Нигъмәтуллин, Мәүлидә Рәфыйкова, Гөлшат Абдуллина, Сирена Гыйльфанова һәм Рәмзия Миргалимова дәвам иттеләр. Аларның барысы да финалда катнашуга әзекрлеккә зур җаваплылык белән караганнар - презентация, видеороликлар, юмористик тамаша, җырлар, биюләр әзерләгәннәр иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең педагогларның иҗади потенциалы залны шатландырды. Финалчылар чыгышы тәмамлануга тамашачыларны күңелле сюрприз көтте. Ютазы мәктәбе педагогы Гөлназ Гәрәева һәм аның укучысы Диләфрүз Кавракова җыелучыларга сәнгатьчә номер - хәзерге вакытта популяр ком анимациясен күрсәттеләр. Мавыктыргыч шоу кунакларның да, конкурста катнашучыларның да күңелләренә хуш килде. Конкурсны оештыруда инновационлык һәм иҗади якын килгән өчен алар Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Шулай итеп жюри әгъзалары конкурска нәтиҗә ясады һәм "Ел укытучысы" исеменә Иске Урыссу мәктәбенең технология укытучысы Мәүлидә Рәфыйкова лаек булды. Ул муниципаль этапның абсолют җиңүчесе буларак, Бөтенроссия "Ел укытучысы-2013" конкурсының республика турында катнашачак. Бу җиңүе белән Мәүлидә Габбас кызын район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов котлады. Ул педагогларга конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә һөнәри яктан үсүләрен, камилләшүләрен, яшь буынны укытуда инновацион ысуллар эзләүләрен теләде. Җиңүчегә һәм конкурс финалистларына Андрей Николаевич чәчәкләр, грамоталар һәм бүләк сертификатлары тапшырды.
Ел укытучысы исемен яулаучы конкурсны оештыручыларга, район җитәкчелегенә, мәгариф бүлегенә һәм хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. "Һөнәри бәйгеләрдә катнашыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Рәфыйкова үз хезмәттәшләренә. - "Иҗат итегез! Җиңүгә омтылыгыз! Барысы да сезнең кулларда".
Ахырда конкурстагы музыкаль бизәлеш һәм биюләр турында берничә сүз әйтәсем килә. Аларны районның "Капельки" вокаль ансамбле, "Ютазы йолдызлары" мәшһүр халык бию ансамбле кебек иҗади коллективлар һәм Ришат Кәримов оештырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев