Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә концерт үтте

Узган атна ахырында район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты үтте.

Районның иҗат коллективлары чыгышлары залның дәррәү алкышлары белән озатылып торды. "За тебя, Родина-мать", "То ли небыль, то ли быль" - әлеге сугышчан тематикага багышланган тәэсирле җырлар ирексездән тамашачыларны үз Ватаннары өчен төрле сугышларда һәлак булган ватандашларыбызны искә алырга мәҗбүр итте, тагын бер тапкыр тынычлыкның нинди бәягә яулануы һәм аның бөтен заманнарда да нык нигезле булмавы турында уйландырды. 23 февраль бәйрәме белән җылы котлау сүзләрен ир-егетләребезгә район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Әдис Габдрахманов җиткерделәр. Алар, аерым алганда, ир-егетләребезнең көч һәм батырлык кебек сыйфатлардан мәхрүм ителмәүләрен билгеләп үттеләр, шулай да аларның бары тик гаилә башлыгы буларак кына яклаучы ролен үтәүләрен теләделәр. Төрле елларда Ватанга тугрылыкка ант бирүчеләрне, армиягә китәргә яңа гына хәзерләнүчеләрне һәм һәм хәзерге вакытта сроклы хезмәт узучыларны ТРның Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Илшат Халитов котлады. Ул үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышына безнең районнан 5 мең 427 кеше китүен, шуларның 2 мең 812се генә туган якларына әйләнеп кайтуын җиткерде. Кызганыч, Бөек Җиңүдән соң да хәрби бәрелешләр булып кына торды. Бүген районда Әфган хәрби компаниясендә катнашкан 66 ир-егет яши, Чечняда 115 солдат сугышкан, хәзерге вакытта армиядә сроклы хезмәтне районның 80 хәрбие уза.

Концерт программасы әфганчы ветераннарга бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм кичәсендә сугышчы-интернационалистлар "Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануның 25 еллыгына" юбилей медальләренә лаек булдылар. Танылган "Ютазы йолдызлары" да истә калырлык дәртле биюләр бүләк итте. Залдагы ир-егетләребезгә бүләк ителгән кызыл канәферләр табигатьләре белән көчле булырга тиешле, Ил кушса, өсләренә җаваплылык алып, утка керергә әзер булган затларга хөрмәт билгесе иде. Алар турында якты хатирәне йөрәкләребездә саклыйк, дип җырлады яшь башкаручы Яна Доронина. Һәм залда утыручы һәрбер тамашачының дәшми генә уйланып утырырга сәбәбе бар иде.

Фотогалереядән тагын 21 фото карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев