Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәгариф учреждениеләрендә чисталык дәресләре узды

Район мәгариф учреждениеләрендә Җирне яклау көненә багышланган чисталык дәресләре узды. Аларны география һәм биология укытучылары үткәрде.

Җәмгыять игътибарын инде күптән өлгергән планетаны яклау мөһимлегенә юнәлтү идеясе галимнәр түбәндәгене исәпләп чыгаргач барлыкка килә: бер-ике йөз елдан соң кешелек бөтенләй юкка чыгу куркынычы алдына басачак. Җитештерүнең динамикалы үсеше сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары артуына китерде. Хәтта упаковка материаллары да бүген утильләштерүгә авыр бирешә торган чималдан ясала. Чисталыкта һәм тәртиптә яшәү турыдан-туры кеше көнкүрешен оештыру культурасына, аның фикерләү рәвешенә, тулаем милләтнең мәдәниятенә бәйле. Урыссудагы 3 санлы мәктәптә, 2,4 санлы мәктәп һәм гимназия тәрбияләнүчеләре катнашында узган чарада сүз шул турыда барды. Укучылар уен формасында үз төбәкләрен пычранудан саклау буенча фикерләрен нигезле, алдан күрүчәнлек белән җиткерделәр. Реаль ярдәм сыйфатында җәйге мәктәп практикасы көннәрендә Урыссу ял паркын төзекләндерүдә катнашу тәкъдиме яңгырады.

- Мәктәп эскәмьясеннән үк шуны аңлау әһәмиятле: Урыссу урамындагы 24 һәм 26 санлы йортлардагы кебек кайбер шәхесләргә охшап, "ашаган җиреңне шакшыларга", ягъни мыштым гына бер почмакта чүп капчыклары калдырып китәргә ярамый. Бу әдәпсезлек кенә түгел, күршеләрне, ниһаять башкалар хезмәтен хөрмәт итмәү, - дип билгеләп үтте үзенең укучылар алдында чыгышында район башлыгы Рөстәм Нуриев. - район җитәкчелеге районда уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Урамнар яшелләнә, чүп чыгару һәм төзекләндерү буенча предприятиеләр уңышлы эшли, планлы рәвештә карт агачлар киселә, рөхсәт ителмәгән чүплекләр юк ителә, җәмгыятебезнең битараф кешеләре акылларына тәэсир итү чаралары кулланыла. Шуңа да карамастан, күп кенә урыссулыларның үз-үзләрен тотыш культуралары түбән булып кала. Йортларда яшәүчеләрнең чүп чыгару предприятиесе белән килешүләр төзүе, йорт яны территориясен җыештыруда катнашу, подъездларны, баскыч мәйданнарын, ишегалларын тәртиптә тоту - боларның бөтенесе дә нормага әверелергә тиеш. Вакыты белән көнкүреш чүбен сортларга аеру да кагыйдәгә әверелергә тиеш. Бүген пластик шешәләр өчен контейнерлар район үзәгендә куелды, планнарда - аларны авылларда да урнаштыру.

Чисталык дәресе Ютазы мәктәбендә дә җанлы һәм конструктив узды. Экологик пландагы глобаль бурычларны тикшергәннән соң, Ютазы укучыларының авылның кайбер урамнарын җыештыруда катнашулары соравына күчтеләр. Сүз уңаеннан, биредә укучылар үз авылдашларының акылына шундый тәэсир итү чарасын уйлап тапканнар: почта ящикларында үз ишегалларын чыгып җыештыруны таләп иткән мөрәҗәгать-хатлар калдырганнар. Әлеге башлангычны, дип билгеләп үтте чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, башка җирлек балалары да игътибарга алырга тиеш. Әгәр дә без Җир планетасы - уртак йортыбыз, дибез икән, аның проблемалары да барыбызга кагыла.

Берсүзсез, бу көнне укучылар үзләре өчен күп кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүмат алды. Хәзер алар каты көнкүреш калдыклары турында ачык күзаллау булдырдылар, чүпне классификацияли алалар - аның органик өлешен үсемлекләргә ашлама итеп туфракка салырга мөмкин булуын аңладылар, утильләштерүнең кайсы төре аеруча куркыныч икәнлеген белделәр. Кыскасы, укытучылар үз тәрбияләнүчеләренә елдан-ел актуальлеге арта барган теманы аңлаешлы, күрсәтмәле итеп төшендерделәр. Балалар үзләре дә мәсьәлә асылын дөрес аңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X