Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәгариф учреждениеләрендә психологик-педагогик хезмәт эшли башлады

Яңа уку елыннан районда мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләренә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтергә тиеш булган хезмәт эшли башлады. Бу темага мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова белән газетабыз хәбәрчесе Роза Искәндәр әңгәмә корды.

- Тамара Степановна, әлеге хезмәтнең оешуы, мөгаен, финанс чыгымнары белән бәйледер?

- Шуннан башлыйк, әле 2014 елның язында ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләрдә психологик һәм педагогик хезмәт оештыру буенча конкурс игълан ителгән иде. Конкурс сайлап алуында республиканың 22 муниципаль берәмлеге катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча эксперт төркеме карары белән 15 муниципаль берәмлек җиңүче дип табылды, алар арасында безнең район да бар. Элекке укучылар йорты бинасына урнашкан әлеге хезмәтне тиешле җиһаз белән тәэмин итәргә 995 мең сум акча бүленгән.

- Әлеге хезмәт нинди максат белән оештырыла?

- Аның төп бурычлары булып белем бирү программаларын үзләштерүдә авырлыклар кичергән балаларга ярдәм күрсәтү, балаларга педагогик һәм психологик ярдәмне индивидуаль юнәлтелгән рәвештә тормышка ашыру, мәктәптә һәм социаль адаптация проблемалары булган укучыларны укыту һәм тәрбияләү сораулары буенча мәгариф учреждениеләренә булышу тора. Хезмәт укучыларның психик үсеш дәрәҗәсен һәм аларның үзләрен тотышында тайпылышларны диагностикалау, психологик коррекция һәм профилактик эшләр уздыру юнәлешендә эшләргә тиеш. Беркемгә дә сер түгел, педагогик яктан югары дәрәҗәдә буйсынмаучан, гомуми белем бирү учреждениеләренә йөрүдән баш тартучы, эмоциональ-ихтыяри өлкәдә тайпылышлары булган укучылар бар. Нәкъ менә шундыйлар беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ.

- Ә балалар үзләре мондый хезмәт барлыгын беләме соң?

- Хезмәт белгечләре тарафыннан, ә аның составында квалификацияле педагог-психологлар, логопедлар, социаль педагог бар, мәктәпләрдә аңлату характерындагы мәгълүмат җиткерелгән ата-аналар җыелышлары уздырылды инде. Моннан тыш, беренче-бишенче сыйныфлар укучылары арасында аларның адаптациясен, тәшвишлек дәрәҗәсен өйрәнү буенча чаралар үткәрелде. Тугызынчы сыйныф укучылары арасында игътибарлылык, хәтерлелек һәм алар тарафыннан предметларны үзләштерү дәрәҗәсен өйрәнү буенча тикшеренү үткәрелә башлады. Якын киләчәктә һөнәр сайлауда чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтү максатында профориентацион тестлаштыру үткәрү планлаштырыла.

- Ягъни, балаларны низаглы вәзгыятьләрдән ничек чыгарга өйрәтәчәкләр?

- Нәкъ шулай. Практика мәктәп, ата-аналар, балалар һәм тиешле белгечләрнең үзара тыгыз элемтәдә эшләүләре очрагында гына ныгып җитмәгән акыллар - үсеп килүче буынның дөрес үсешенә исәп тотарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев