Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәгариф учреждениеләрендә сугышчы-интернационалистларга багышланган чаралар узды

Район мәгариф учреждениеләрендә сугышчы-интернационалистларга багышланган чаралар узды. Аларның максаты - үсеп килүче буынны гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләү, хәрби бурычларын үтәгән кешеләр батырлыгы турында истәлекне саклау.

Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 2 сыйныфы класс җитәкчесе Зөһрә Куртбариева Әфганстанда һәлак булган Фәһим Мияссәров һәм аның әти-әнисе турында "Улым исемендәге урам" чарасы үткәрде. Балалар белән очрашуга Фәһимнең сыйныфташы Гөлйөзем Әхмәдуллина чакырылган иде, ул укучыларның сорауларына җавап бирде һәм мәктәп еллары турында сөйләде. Балалар мәктәп урнашкан урам аның исеме белән аталган каһарман егет тормышы турында күп кызыклы нәрсәләр белде, видеофильм карады. Ә балалар иҗаты үзәгендә "Әфганстанда сугышкан солдатлар истәлегенә багышланган рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Конкурста 20 бала катнашты. Барысы да татлы призлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X