Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәктәпләрендә Ленинград блокадасын искә алалар

Ленинград шәһәренең камалыштан чыгуының җитмеш еллыгын билгеләп үтү көнендә район ветераннар советы активы катнашында ачык дәресләр узды. Әлеге очрашулар һәм бергәләп үткәрелгән чаралар яхшы традициягә әверелде.

27 гыйнварда без бөтен ил өчен истәлекле дата - Ленинград шәһәренең чолганыштан чыгу көнен билгеләп үтәбез. Традицион рәвештә бу көнне районда укучылар өчен чаралар уза. Аларда район ветераннар советы әгъзалары актив катнаша.

Димтамак урта мәктәбендәге дәрес район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм авылның ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин катнашында узды. Очрашу барышында шундый төрле булган ике буын арасында кызыклы әңгәмә корылды. Күп кенә үсмерләр өчен алар күз алдына килеп баскан документаль кадрлар ачыш иде. 1943 елның кышында блокададагы Ленинградта төшерелгән документаль вакыйгалар анда булган чынбарлыкны күзалларга мөмкинлек бирде.

Ютазы урта мәктәбендәге батырлык дәресенә район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева килде. Балалар белән әңгәмәдә ул аның яшьтәшләренең камалышта калган шәһәрдә ачлык, салкын, үлем белән көрәшүләрен, беренче көннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышуларын сөйләде: алар фронттагы өлкән туганнары урынына станоклар артына баскан, саклану ныгытмалары төзегән. Чолганышта калган Ленинград балалары, авыр сынаулар кичереп, исән кала. Аларның исемнәре үлемсез, батырлыкларын оныту мөмкин түгел. Биш меңнән артык Ленинград үсмере, блокада көннәрендә күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен шәһәрне саклаган өчен медаль белән бүләкләнә.

Мондый чаралар 900 көнлек блокада вакытындагы аерым фактларда бу чорда ватандашларыбызның һәлакәтен һәм батырлыгын, фаҗигасын һәм каһарманлыгын ачык тасвирлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев