Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлекләрен тикшерделәр

Район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлекләрен ачыклау кысаларында мәгариф учреждениеләрен тикшерү уздырылды.

Комиссия составына район башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге, Роспотребнадзор һәм Дәүләт янгын күзәтчелеге җитәкчелеге керде. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре Марат Бәдриев тарафыннан аерым игътибар мәгариф объектларының янгынга каршы торышына юнәлтелде. Ачыкланган кагыйдә бозулар учреждение җитәкчеләренә җиткерелде һәм яңа уку елына кадәр алардан арыну бурычы куелды. Бәйрәкә мәктәбе директоры Илнур Абдуллин эше уңай яктан билгеләнде. Ул комиссиягә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең йөз процентта үтәлешен тәкъдим итте. Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан эвакуация юллары тиешле дәрәҗәгә китерелгән, норматив документларга ярашлы, объектлар ут сүндергечләр белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев