Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәшгульлек үзәге уку һәм эш урыннары ярминкә үткәрде

Дистәгә якын һөнәри белем бирү учреждениесе район мәшгульлек үзәге тарафыннан үткәрелгән уку һәм эш урыннары ярминкәсендә катнашты.

Безнең чыгарылыш укучылары өчен һөнәрләрнең киң сайланышы тәкъдим ителде. Укучылар үзләре өчен токарь, слесарь, автомеханик, программист, юрист һәм башка эшче, шулай ук интеллектуаль белгечлекләр карый алды. Кызларга медик, икмәк пешерүче, кондитер, тегүче, хисапчы, икътисадчы булырга тәкъдим ителде. Ярминкәгә килгән барлык уку йортлары вәкилләре районга якын урнашкан. Чыгарылыш укучылары алдында чыгыш ясаган мәшгульлек үзәге директоры Наил Миңневәлиев, район җитәкчелегенең бурычы - киләчәктә районда эшләүчеләр һәм яшәүчеләр булсын өчен, чыгарылышчыларны ерак җибәрмәү, дип аңлатты. "Бездә эш белән проблемалар юк. Бүгенге көндә бистәдә генә дә йөздән артык вакансия бар. Белгечләргә хәтта муниципалитет та мохтаҗ", - дип аңлатты ул, өлкән сыйныф укучыларына, аларны тормышларында дөрес сайланыш ясарга чакырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев