Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район муниципалитеты уен мәйданчыкларына 3,4 миллион сум акча файдалануны планлаштыра

Агымдагы елдан башлап, биш ел эчендә район муниципалитеты балалар уен мәйданчыкларына 3,4 миллион сум акча файдалануны планлаштыра. Балалар уен мәйданчыкларын норматив хәлгә китерү буенча район программасын тормышка ашыру бары 2019 елда гына тәмамланачак. Быел аны үзләштерүгә күрсәтелгән суммадан 700 мең сум юнәлтеләчәк. Район башкарма комитетының инфраструктура бүлеге мәгълүматлары буенча, бу...

Агымдагы елдан башлап, биш ел эчендә район муниципалитеты балалар уен мәйданчыкларына 3,4 миллион сум акча файдалануны планлаштыра.

Балалар уен мәйданчыкларын норматив хәлгә китерү буенча район программасын тормышка ашыру бары 2019 елда гына тәмамланачак. Быел аны үзләштерүгә күрсәтелгән суммадан 700 мең сум юнәлтеләчәк. Район башкарма комитетының инфраструктура бүлеге мәгълүматлары буенча, бу акчаларга гамәлдәге биш мәйданчыкны заманча җайланмалар белән тәэмин итү һәм ике яңа балалар уен зонасы төзү күздә тотыла. Барлык бу эшләр җәй ахырына тәмамланырга тиеш.

Гамәлдәге мәйданчыклар

Пушкин урамы буенча 77 санлы йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы: таган, таган-балансир урнаштыру, комлык ясау.

Муса Җәлил урамы буенча 6 санлы йорт ишегалдында: ихата кую.

Тукай урамы буенча 23,25 санлы йортлар ишегалдындагы Гайдар исемендәге балалар мәйданчыгы: таганнарны алыштыру.

Урыссу урамы буенча үзәк балалар паркы: карусельне алыштыру, спорт һәм уен комплекслары урнаштыру.

Пионер урамы буенча 1 санлы йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы: таган, спорт һәм уен коиплекслары урнаштыру.

Яңа мәйданчыклар

Урыссу урамы буенча 17 һәм 19 санлы йортлар арасындагы балалар мәйданчыгы: кечкенәләр өчен - комлык, таган, таган-балансир, карусель урнаштыру; зурлар төркеме өчен - спорт һәм уен комплекслары кую.

Тукай урамы буенча 6 санлы йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы: кечкенәләр төркеме өчен - комлык, таган, таган-балансир урнаштыру; зурлар төркеме өчен - спорт һәм уен комплекслары кую.

Шуны өстәп әйтергә кирәк, балалар паркы территориясеннән чүп урналарын алу да халыкта канәгатьсезлек тудырган иде, әмма бу аны тиешле хәлгә китерү максатында эшләнде. Хәзерге вакытта шыксыз урналар яңаларына алыштырыла.

- Халык чисталык сакласын өчен район буенча илле яңа урна һәм алты чүп контейнеры куелачак, - дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Әдис Габдрахманов.

Урналарның бер өлеше үз урыннарын паркта табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев