Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район предприятие һәм учреждение җитәкчеләре 85 балага мәктәпкә җыенырга булышты

Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр арасыннан 85 балага мәктәпкә җыенырга район хезмәтләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре булышты.

Татарстанда беренче елын гына эшләмәүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә булышу максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Урыссу бистәсенең балалар паркына булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшыру тантанасына җыелган җитәкчеләр, әти-әниәр һәм, әлбәттә, тантананың нәни хуҗаларын сәламләгән район башлыгы да моның шулай булуын билгеләп узды.

-Тормыш булгач, төрле вәзгыять туа. Кайбер гаиләләрдә ишле бала үсә, бер ялгызы бала тәрбияләүче әти һәм әниләрне дә хәзер еш очратырга була. Без, бүгенге җәмгыять вәкилләре, мондый очракларга йөз белән борылырга тиеш. Һәм без шулай эшләргә тырышабыз да. Республикада, шул исәптән безнең районда аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче малайлар һәм кызларны бергәләп мәктәпкә әзерлибез икән, бу безнең җәмгыятьнең лояльлеге турында сөйли. Сер түгел, көннән-көн кыйммәтләнә барган тормышта бөтен кеше дә бер төсле шартларда яши алмый. Ә безнең максат - яшь буын арасында социаль тигезсезлеккә юл куймау, - дип ассызыклады Рөстәм Нуриев үз чыгышында.

Ул, республика җитәкчелеге хуплавы астында районның мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләрне дә зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узды. Зур үсеш юлыннан атлаучы Солнечный микрорайонында өр-яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамлану стадиясендә. Тиздән ул үзенең беренче нәни хуҗаларын кабул итәчәк. Быел Бәйрәкә мәктәбендә капиталь ремонт ясалса, киләсе елда мондый эш Әбсәләм мәктәбендә башкарылачак. Район җитәкчелеге якын киләчәктә өр-яңа мәктәп төзү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә игътибарны көчәйтүне күздә тота.

Бу иртәдә булачак беренче сыйныф укучылары янына кунакка дәү абыйлар белән апалар гына килеп калмады. Аларны бәйрәм белән котларга Уолт Дисней мультфильмыннан Микки белән Минни да килде. Алар малайлар һәм кызлар белән шаярдылар, хәрәкәтле уеннар оештырдылар, балаларның мәктәпкә барырга хәзерлеген сынадылар. Булачак беренче сыйныф укучыларының сәнгатьле итеп шигырь сөйләве дә аларның белем дөньясының - җитди дөнья булуын аңлаулары һәм аларның бу тормышка аяк басарга хәзерлеген тасвирлады. Тамаша бик күңелле һәм җылы мохиттә узды. Балаларның күңел күтәренкелеген дәү абыйлар һәм апалар тапшырган уку өчен кирәкле әсбапләр салынган букчалар тагын да күтәрде. Сүз уңаеннан, сентябрь аенда аз керемле гаиләләрдән 2 сыйныфтан алып 11 сыйныфта укучы балаларга да концтоварлар өләшенәчәк, дип белдерделәр район мәгариф бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X