Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район предприятиеләре юлларны кышка әзер тоталар

"Юлчы" ҖЧҖ районның 196,226 км юлында хезмәт күрсәтә. Моңа бистәдәге юллар һәм М-5 трассасына кадәр булган авылара юллар да керә.

Район советы һәм башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә Ютазы районы инфраструктура үсеше бүлегенең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альберт Зарипов "Юлчы" ҖЧҖ һәм "Төзекләндерү" МУПләренең 2013-2014 елларның кышкы чорга әзерлекләре буенча мәгълүмат бирде. Акбаш, Яссы-Тугай, Кымыз-Тау, Ташкичү һәм Кече Урыссу авыллары арасындагы тауларга менә торган урыннарда савыт белән ком куелган. Юлларны кардан чистарту өчен дә техника тулысы белән әзер, дип хәбәр итте Зарипов.
Киңәшмәдә шулай ук опека һәм химая бүлеге начальнигы Роза Закирова һәм Урыссу үзәк хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыхов чыгыш ясадылар.
Агымдагы елның октябрь аена ата-ана назыннан мәхрүм булган шундый сигез бала ачыкланган. Опекун гаиләләр саны - 66. Районда опекун гаиләләрдә - 69 бала тәрбияләнә, 14 бала - приемный гаиләләрдә һәм 31 бала уллыкка яисә кызлыкка тәрбиягә алынган гаиләләрдә яшиләр. Тәрбиягә бала алган гаиләләр саны артса да, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр дә кимеми. 2012 елда 13 шундый очрак булса, 2013 елның тугыз аена тугыз кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.
Һәрвакыттагыча киңәшмә тәбрикләүләрсез узмады. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен район башлыгының мактау грамотасы белән Атлас Гайнетдинов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев