Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район призывникларын армиягә озату буенча тантана узды

Ютазы районы призывникларын армиягә озату буенча инде тантаналыга әверелгән чара узды.

Бу көнне хәбәр итүләренчә, армиягә районның 41 призывнигы китәргә тиеш. Алар барысы да районда медкомиссия үткән. Һәм барысы да повестка көтәләр. Кайберләре озак көтелгән документны шул ук көнне, тантаналы чара вакытында алды, икенчеләре соңрак алачак. Ә булачак сроклы хезмәт хәрбиләренең баштагы җыелу урыны - "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы иде. Нәкъ менә биредә егетләр үзләренең көчләрен гер күтәрү, идәннән күтәрелү һәм турникта күтәрелү кебек спорт төрләрендә күрсәттеләр. Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча ТР хәрби комиссариаты бүлегенең хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру буенча бүлекчәсе начальнигы Марат Гарифуллин алдында беренче һәм икенчегә санаганнан соң, призывниклар физик күнегүләр ясарга кереште. Берәүләргә күтәрелү җиңел бирелсә, икенчеләргә шактый тир түгәргә туры килде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова иң яхшыларга дипломнар тапшырды. Җиңүчеләрнең генә исемнәрен әйтеп узыйк: гер күтәрүдә Артур Гыйльметдинов, идәннән күтәрелүдә - Аяз Әюпов, турникта күтәрелүдә - Игорь Земсков беренче урыннарны яуладылар.

Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илшат Халитов, булачак солдатлар тормышындагы әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлап, бүген армиядә үзгәрешләр барлыкка килүен билгеләп үтте. Солдат, әйтик, ашханәдәге эшләргә җәлеп ителми, идән юмый... Аның бурычы - хәрби эшкә өйрәнү, батырлык мәктәбен узу, физик һәм рухи яктан ныгу.

Менә алар, өлкәннәрчә җитди егетләр булачак вакыйгаларны көтеп эскәмиядә утыралар. Аларга әле 19-20 яшь кенә. Кәрәкәшледән Таһир Ибраһимов, кайда алсалар, шунда хезмәт итәргә әзермен, ди. Ә менә аның авылдашлары Артур Мөгътәсимов һәм Илнур Шиһабетдинов хыяллары белән уртаклашты: беренчесе - спецназда, икенчесе һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели икән. Һава-десант гаскәрләренә урыссулы Виталий Абрамовның да эләгәсе килә, Урыссудан Виктор Астафьев диңгез флоты турында хыялының тормышка ашмаячагын белә инде, аның каравы, шулай ук урыссулы Аяз Әюпов хәрби-диңгез флотына эләгүгә өметен өзми. Ә сөйгән кызың сине көтеп тораачакмы, дигән сорауга ышанычлы рәвештә: "әлбәттә", - дип җавап кайтарды. Ютазы авылыннан герне 80 (!) тапкыр күтәреп, барлык новобранецларның "борынына чиерткән" Артур Гыйльметдиновның да шулай ук һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәсе килә икән. Хәрби карьера турында хыялы булган егетне, спорт мастерына кандидатны да көтеп торачак сөйгән яры бар икән.

Күрүебезчә, булачак солдатлар армия хезмәтенең алар биографиясендә горурлык һәм ихтирам белән искә алырлык юл кисемтәсе булачагына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев