Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район шартлары инвесторлар өчен уңайлы

Соңгы елларда республикада инвестицион климатны яхшырту өчен мөһим шартлар тудырыла, бу, үз чиратында, халык өчен социаль проектларны тормышка ашыруны тәэмин итә.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләре буенча, республикабыз лидеры Рөстәм Нургали улы Миңнеханов стратегиясе аркасында Татарстан Россия Федерациясенең инвестицияләр өчен аеруча уңай регионнарының берсе булып тора.

- Безнең районда узган ел яңа сәнәгать мәйданчыгы ачылу белән әһәмиятле булды, - дип билгеләп үтте Нуриев. - Идарә итүче компания итеп "Горизонт" җәмгыяте билгеләнде. Хәзерге вакытта сәнәгать мәйданчыгының биш резиденты белән килешүләр төзелде, эшләүчеләр саны 55 кешедән артык тәшкил итә, көтелгән еллык табыш - 170 млн. сум.

Район башлыгы тарафыннан районга инвесторлар җәлеп итү буенча Әпсәләм комбинаты җитәкчелегенең салган көче билгеләнеп үтелде. Волгоградтан "ВОЛМА" компанияләр төркеменең "Волма - Абсалямово" җәмгыятенең гипс линиясен модернизацияләүгә салган инвестицияләре аркасында предприятие товар продукциясе чыгаруны өч тапкырга арттырды.

"Уникаль, бүгенге көн таләпләренә юнәлтелгән, акыллы, югары технологияле предприятие", - әлеге юлларны Урыссу электр-механика заводында булганнан соң, Премьер-министр Илдар Халиков язып калдырган. Әлеге предприятиенең продукциясе сәнәгатьнең энергетика секторына юнәлтелгән. Предприятиенең район җитәкчелеге белән төзегән килешүен тормышка ашыруы 2012 елда башланды. Проект кысаларында заводка җир өчен аренда түләвеннән азат итү буенча преференцияләр бирелде. Бу предприятиегә җитештергән продукцияне арттырырга һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирде.

Украинадан төп чимал куючы белән килешү мөнәсәбәтләрен өзү "Электросоединитель" заводында да яңа технологияләрне үзләштерү хисабына яңа җиһаз сатып алуга пыялапорошок җитештерү буенча линия җибәрергә мөмкинлек тудырды.

- Югарыда саналган программаларны тормышка ашыру республика җитәкчелегенең максатка юнәлешле программасы аркасында мөмкин булды, - дип ассызыклый Рөстәм Нуриев. - бу безнең күп кенә билгеле җитәкчеләрне үстергән легендар Урыссу ГРЭСына да кагыла. Станцияне реконструкцияләү - гади бурычлардан түгел. Һәм без Рөстәм Нургалиевка әлеге сорауны хәл итүдә катнашуы өчен рәхмәтлебез.

- Иҗтимагый инфраструктураны булдыру - торак, инженер коммуникацияләрен, социаль өлкә учреждениеләрен төзү - икътисади үсеш нигезе булып тора. Бу республикага бүген дә яңа производстволар ачарга мөмкинлек бирә. Ә бу - инвесторлар, партнер буларак, Татарстанга, аның лидерына ышана, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев