Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Советының даими комиссия утырышы булып узды

Узган атнада район утырышлар залында законнар, регламент һәм җирлекләр Советы белән үзара бәйләнеш, бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча даими комиссия утырышы булып узды.

Комиссияләрнең рәисе булган Илһам Сафин җитәкчелегендә район Советына утырышына чыгарыласы җиде сорау каралды.Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң һәм тиешле документларны тикшергәннән соң аларның кайберләрен яңадан карап, үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикергә килделәр.

Икенче көнне социаль сәясәт буенча да даими комиссия утырышы узды. Анда Ютазы районында алдагы елларга спорт үсеше һәм районда тарифлар үзгәрүе буенча сораулар тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев