Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район советында бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча утырыш узды

Күптән түгел район советының утырышлар залында законлылык, регламент һәм җирлекләр советлары белән үзара хезмәттәшлек, шулай ук бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча даими комиссияләрнең берләштерелгән утырышы узды.

Утырышта өч сорау каралды. 2014 елның 19 декабреннән булган "2015 елга, шулай ук 2016 һәм 2017 еллардагы планлы чорга Ютазы муниципаль районы бюджеты турында"гы II чакырылыш Ютазы район советының XXXXIII утырышы 59 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтов чыгыш ясады. Контроль-счет палатасы эше һәм Ютазы муниципаль районынының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы эше турында отчет белән контроль-счет палатасы рәисе Зилә Айтыкина, шулай ук җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зөлфия Гыйбадуллина чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев