Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район советында хезмәтне саклауга багышланган киңәшмә узды

Хезмәтне саклауга багышланган киңәшмә күптән түгел район советының утырышлар залында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин рәислегендә узды.

Бу юнәлештә эшләрнең ничек торуы хакында район мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы рәисе Валентина Орехова һәм Әпсәләм комбинатының хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге начальнигы Галина Федорова мәгълүмат бирделәр. Ул әлеге предприятиедә хезмәтне сакклау мәсьәләсенә җитди мөнәсәбәт булуын һәм комбинатта хезмәт шартларын яхшырту программасы эшләнүен билгеләп үтте. Аларның иң әһәмиятлесе - электр тапшыру линияләре терәкләре цехында цемент бирү линиясен реконструкцияләү һәм кабул итү бункерында пневмонасосны алыштыру. Аны тормышка ашыру якын киләчәктә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев