Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район советының утырышында районны үстерүгә өстәмә табышлар табу турында сүз барды

Район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә II чакырылыш район советының XXXXII утырышы узды.

Утырышның төп докладчысы буларак финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтов чыгыш ясады. Ул 2014 елның тугыз аена Ютазы муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Үзенең докладында Мөхәммәтов билгеләп үтүенчә, отчет чорында район бюджеты үтәлеше өстәмә табышлар алырга мөмкинлек биргән. Аны депутатлар төрле тармакларга ярдәм итүгә, тулаем районны үстерүгә сарыф иткәннәр. Утырыш барышында башка сораулар да каралды, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Утырыш эшендә, район советы депутатларыннан тыш, район башкарма комитетының җитәкче хезмәткәрләре, предприятиеләр, хезмәтләр, көч структуралары җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев