Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район спортчылары Физкультурачы көнен зур җиңүләр белән каршы алалар

Совет Халык Комиссарлары тарафыннан 1939 елда расланган Физкультурачы көне һөнәрман спортчылар бәйрәменә генә әверелеп калмады. Бу, һөнәрләренә һәм яшьләренә карамастан, физкультурага һәм спортка мөкиббән китүчеләр бәйрәме дә.

Бүген физкультурачылар һәм спортчылар чыгышыннан башка кайсы гына чара уза икән?! Нәкъ менә аларның үзләре сайлаган һөнәрләренә иясә мавыгуларына тугры калулары, һәр хәрәкәтләрендә тормыш сөючәнлекләре чагылып торулары күпләрне яшәү шартларына икенче күзлектән карарга мәҗбүр итте, аларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге уятты.

Рукия Валитова физик культура укытучысы булып 28 ел эшли. Ютазы урта гомумбелем бирү мәктәбендә ул физкультура дәресләрен 2002 елдан башлап укыта, ул спорт уеннары һәм җиңел атлетика төрләрен үстерүгә зур игътибар бирә. Узган уку елын гына алсак та, мәктәп тарихына укучылар ирешкән күп санлы җиңүләр язылган. Баскетбол буенча район күләмендә узган ярышларда өлкән төркем икенче һәм өченче урынга чыкса, кече кызлар төркеме исә гомумән беренче урынга лаек булган. Волейбол буенча ярышларда да Ютазы мәктәбе укучылары уены җиңү белән тәмамланган. Раил Гайнетдинов, Айназ Фәйзрахманова, Алмаз Җәләев кебек спортчыларның уңышлы чыгышы бәрабәренә җиңел атлетика буенча гомумкоманда өченче урынга чыккан. Биеклеккә сикерүдә гомумкоманданың икенче урын яулавында да Раил Гайнетдинов кебек җиңел "сөякле" спортчыларның беренче урын алулары хәлиткеч роль уйнаган. Бадминтон уйнап, үз яшь төркемнәрендә Элина Садыйкова - беренче, Илдар Шәмсуллин икенче урынга лаек булган. Физкультура дәресләрендә балалар милли көрәш алымнарын да үзләштерәләр. Район ярышларында Динас Хәмидуллин мактаулы икенче урынга лаек була алган икән, димәк гади спорт залында бирелгән сабаклар заяга узмаган.

Иске Урыссу мәктәбендә Рузил Фәйсханов физик культура укытучысы булып берничә ел эшләвенә генә карамастан, аны балалар гына түгел, хезмәттәшләре һәм ата-аналар да яратып өлгерде. Үзе тәрбияләгән күпчелек укучыларның ул спортка булган зур мөмкинлекләрен ача алды, дип канәгатьлек хисе белән сөйли мәктәп директоры Айгөл Галиева. Илнар Йосыпов, әйтик, җиңел атлетика буенча Татарстан шәхси беренчелекләрендә, республика һәм Россия дәрәҗәсендә оештырылган күп санлы ярышларда җиңү яулаган. Агымдагы елда Тимур Хәбиров һәм Алина Сафина физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында безнең район абруен яклап чыгыш ясаганнар. Ринат Фәйсханов үзе дә спорт тормышында актив катнаша. Ул - республика педагоглары арасында спортның җәйге төрләре буенча беренче җәйге Спартакиада призеры. 2013 елда исә "Олимпиада мәктәптә башлана" республика бәйгесе лауреаты булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев