Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район транспорт йөртүчеләре ваемсызлыгының аяныч нәтиҗәләре

2014 елның беренче ярты еллыгында районда зыян күрүчеләр булган ун авария теркәлгән, узган елның шул ук чорында алар ике тапкырга кимрәк иде. Әгәр узган елның алты аенда, Ютазы районы автоинспекциясе статистикасы буенча, юл-транспорт һәлакәтендә бер генә кеше үлсә, быел инде өчәү, ә җәрәхәт алучылар саны җидедән уникегә кадәр арткан.

Район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов мәгълүматы буенча, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәтен бозуның 2715очрагы теркәлгән, шулардан - 91 йөртүче руль артында исерек хәлдә булган, 64 йөртүченең транспорт йөртүгә хокукы булмаган яки алар бу таныклыктан мәхрүм ителгән . Кагыйдә бозучылар арасыннан 852 кеше куркынычсызлык каешларын кулланырга теләмәгән, 22 йөртүче каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыккан, 395 автомобильче укып булмый торган номерлы (пычрак, тузган һәм башка сәбәпләр аркасында) транспорт чаралары белән идарә иткәннәр. Фотовидеофиксация комплексларын файдалану сәбәпле, укып булмый торган номерлы транспорт чаралары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауны катлауландыра, дип аңлатты районның баш автоинспекторы, һәм шуңа күрә алар моны автомобильчеләрнең җаваптан тайпылырга тырышу омтылышы буларак бәяли. Район территориясендә гамәлдә булган ике фотовидеофиксация комплексы 5069 кагыйдә бозу очрагын теркәгән, аларның барысы да диярлек тизлек режимын бозуга кагыла. Тизлек үлчәгеч прибор ярдәмендә 290 җитез җилдерергә яратучы ачыкланган. Кагыйдә бозучылар арасында җәяүлеләр дә бар. Транспорт юлын җәяүлеләр кичүеннән башка урында, әмма ул күренеп торган зонада аркылы чыгуны 70 кеше өстен күргән. Күрсәтелгән чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен закон белән билгеләнгән срокта штраф түләмәгәнгә 85 материал төзелгән. Аларның барысы да карау өчен җәмәгать судына җибәрелгән. Унөч кешегә административ арест салынган, унбер кеше мәҗбүри эшләр төрендә җәза алган. Тулаем алганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 36 йөртүче административ кулга алуга дучар булган,

мәҗбүри эшләргә 14 йөртүче җәлеп ителгән. Полиция участковыйлары тарафыннан ярты елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 507 администатив материал төзелгән. Балигъ булмаган балаларының, моңа хокуклары булмый торып, скутерлар белән идарә иткәннәре өчен сигез әти-әни җавапка тартылган. Бүлек начальнигы безгә тоткарланган транспорт чараларының махсус тукталышын да күрсәтте. Ярты елда анда 216 автомобиль, мотоцикл һәм скутер куелган. Анда без караган вакытта да илледән артык машина, унлап мотоцикл һәм шул кадәр үк скутер тора иде. Махсус тукталышта юл хәрәкәте вакыйгаларында зыян күргән техника да бар. Транспорт йөртүчеләр ваемсызлыгының авыр нәтиҗәләре - безнең газета сайтындагы фотосюжетта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев