Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район тәрбиячеләренең һәм әти-әниләрнең бурычлары бертөрле

Районның мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә балаларга юлларда үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен тәрбияләү буенча чаралар узды. Үз хатларында мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү турында тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча күңел ачу чарасы үткәрелгән.

"Урамнарда төрле вәзгыятьләрне чагылдырган, уйлап чыгарылган сюжетлар буенча уеннарны педагоглар кызыклы, мавыктыргыч формада оештырды. Бу кечкенәләргә белемнәрне һәм күнекмәләрне, юл хәрәкәте системасының төп төшенчәләрен үзләштерергә һәм юлларда үзеңне тотыш кагыйдәләрен ныгытырга мөмкинлек бирә" - дип яза бу мәктәпкәчә учреждениенең музыка җитәкчесе Резедә Гәрәева. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү - ул тормыш ихтыяҗы, дип саный балалар бакчасы педагоглары, шуңа күрә мондый чаралар һәрвакыт актуаль.

Димтамактагы "Аккош" балалар бакчасында "Куркынычсызлык прогнозы" конкурсы уздырылган. Тәрбиячеләр аңа мәгълүмати стенд әзерләделәр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр урнаштырдылар. Балалар белән бергә "Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кул эше" конкурсында әти-әниләр дә катнашкан. Өлкән төркем тәрбиячесе Зилара Миргалимова чарада Медведевлар, Миңнуллиннар, Ярулиннар, Зәйдуллиннар, Котлыйәхмәтовлар, Гатченколар, Миргалимовлар, Гәрәевлар гаиләләренең актив катнашуын билгеләп узды. "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлларда үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләре тәрбияләүдә гаиләнең роле бәяләп бетергесез.Чөнки нарасый күзлегеннән караганда, әти-әнинең кылган гамәлләре дөрес, бу яшьтә аның өчен ата-ана үрнәк һәм охшарга теләү объекты булып тора. Ә тәрбияче бурычы - нәниләрнең бу үзенчәлекләренә таянып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле күнекмәләр һәм белемнәр тәрбияләү, мөстәкыйльлеккә, уңай үрнәкне куллануда активлыкка өйрәтүгә булышлык итү, тәнкыйди фикер йөртүне формалаштыру", - дип яза балалар үсеше мәсьәләләрендә ата-аналар һәм тәрбиячеләр роле турында Миргалимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев