Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район укучылары аттестат алдылар

Районда унберенче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәләре үтте.

Онытылмас мизгелләр...

Урыссуның 3 санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе коллективын, әти-әниләрне тантаналы көн - укучыларның гомуми урта белем алу һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру турында аттестат алу шатлыгы белән тәбрик итәргә район башлыгы да килде. Сөенеч белән беррәттән дулкынлану да чолгап алган балаларның, укытучылырның, әти-әниләрнең күңел кичерешләрен аңлаган Рөстәм Нуриев аларның һәрберсенә матур киләчәк теләде.

- Мин әлеге тантанага үзем дә зур дулкынлану тоеп килдем. Без бүген олы тормыш юлына озата торган сыйныф укучылары район балалар думасы, гомумән, район тормышында актив катнашкан егет һәм кызларыбыз. Әлбәттә, мондый үзара эшчәнлек ике яклы файда китерде: беренче чиратта балалар яшәргә һәм килеп туган сорауларны чишәргә өйрәнделәр. Шуңа күрә мин сезне яхшы һөнәр үзләштергән белгечләр сыйфатында үз районыбызда янәдән күрергә теләр идем. Без тренерларга, агрономнарга, математикларга, физикларга мохтаҗлык кичерәбез. Һәм, килешегез, безнең районда тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә шартлар да юк түгел, теләге булган кеше эшсез дә утырмый. Әнә, сезнең сыйныфташыгыз, олы агай эшләтә алмаган юл чистартучы машина белән бик тиз уртак тел тапты һәм бер дигән итеп эшли. Бәхетне читтән эзләмәгез, үз җиребездә рәхәт тормыш кичерү өчен уңайлыкларны бергәләп тудырыйк. Шул чакта ул бик кадерле була һәм син үзеңне аеруча бәхетле кеше итеп тоясың, - дип билгеләп узды мәртәбәле кунак үз чыгышында.

Мәктәп директоры Лилия Таһирова озак еллар дәвамында үҗәтлек, тырышлык бәрабәренә туплаган белемнәрне генә түгел, укучыларның, укытучыларның чыдамлыгын да сынаган имтиханнарда ирешкән билгеләрнең быел күпкә югарырак булуын зур канәгатьлек хисе белән хәбәр итте.

Республика матбугат басмаларында басылганча, 2014 елда Татарстанда рус теленнән сынау тоткан укучыларның 69ы 100 балл җыйса, математикадан нибары өч укучы гына югары уңышка ирешә алган. Кирәк бит, менә шул санаулы гына булган акыллы балаларның берсе безнең районда, Урыссуның 3 санлы мәктәп стеналарында белем туплаган. Йөзбаллчы Ринат Хановка алтын белән басып бизәк төшерелгән аттестатны һәм укуда ирешкән югары уңышлары өчен республика медален Рөстәм Нуриев тапшырды. Ул шулай ук лаеклы ул үстергәнгә Ринатның әнисе Зөлфия ханымны рәхмәт хаты белән билгеләп узды.

Ютазы гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш укучыларын шундый ук тантана белән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов котлады. Ул яшь буынга тормышта лаеклы урын табуларын, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып өлгерүләрен теләде.

Чыгарылыш кичәләрендә тантаналы мизгелләр күп булды. Ихлас котлаулар, шатлыклы күз яшьләренә чыланган теләкләр, чын күңелдән башкарылган җырлар, алыштыргысыз мәктәп вальсы... Әмма барыннан да бигрәк укучылар озак көттергән, авыр сынаулар аша бирелгән аттестатларын кулларына алуларын мәңге онытмаслар.

Акыллы баш

Районда бердәнбер булган йөзбаллчы Ринат Ханов белән әңгәмә корабыз.

- Син мондый яхшы уңышларга таба максатчан атладыңмы, әллә инде сиңа мондый акыллы баш табигатьтән бирелгәнме?

- Дөресен генә әйкәндә, мин беркайчанда үз каршыма мәктәпне медальгә тәмамлау яисә имтиханнарны 100 баллга тапшыру бурычын куймадым. Минем уңышларым - ул табигать белән бирелгән уңышлар түгел. Алар - көн саен тырышып уку, үз өстемдә эшләү нәтиҗәсе. Һәм миңа калса, монда искитәрлек бернәрсә дә юк. Минем урымда сыйныфташларымның теләсә кайсы була ала иде.

- Сер булмаса әйт әле, син репетиторлар ярдәменнән файдаландыңмы?

- Бәлкем, минем җавабым тәкәбберлек булып яңгырар, әмма мин беркайчан да репетиторларга мөрәҗәгать итмәдем. Үзеңә барыннан да яхшырак итеп бары тик үзең генә ярдәм итә аласың - бу минем шәхси фикерем. Ә белемнең төп базасын миңа туган мәктәбемдә бирделәр.

- Киләчәккә нинди планнар корасың?

- Күңелемә хуш килгән һөнәр үзләштерергә һәм дәрәҗәле эшкә урнашырга.

- Син ничек уйлыйсың, безнең район яшь белгечләрне үзенә кызыктырырлык дәрәҗәдә яхшымы?

- Мин гомеремнең күпчелек өлешен үз районыбызда үткәрсәм дә, берничә тапкыр зур мегаполисларда булырга насыйп булды. Туган төбәгебезне төзекләндерү юнәлешендә, әлбәттә, җирле власть күп чаралар күрә, әмма, гафу итегез, ул Казан яисә Әлмәт кебек калалардан шулай да әлегә ерак тора.

Эшче кул

Урыссу бистәсе юлларындагы тузанны суыртып йөрүче машинада эшләүче Игорь Ашуров белән дә иркенләп гәп сатмакчы идем. Эш кешесе - эш кешесе инде, әңгәмәдәшем бер-ике кәлимә сүз белән генә чикләнде.

- Сиңа тузан суырткычта эшләү сынауларга әзерләнергә комачауламадымы соң?

- Юк, зыяны булмады.

- Киләчәктә дә син укуыңны һәм эшләвеңне бергә алып барырга җыенасыңмы?

- Андый план кормыйм.

- Гомумән, сиңа эшче һөнәрләр ошыймы?

- Әлбәттә.

Менә шулай, җәмәгать, бүгенге яшь буынга тормышка карата үз карашларын булдыруда яшьлекләре киртә түгел. Алар шәхси фикерләрен кыю җиткерәләр, киләчәккә һич шикләнмичә һәм икеләнмичә карыйлар. Бәлкем каршыңа куйган максатларга ирешү өчен нәкъ менә шушы сыйфатлар кирәктер дә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев