Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район укучылары барлык заман хәрбиләренә багышланган чаралар үткәрделәр

Районның күп кенә учреждениеләре әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар уздырдылар. Редакция адресына җибәрелгән хатлар аларның балалар өчен никадәр төрле һәм танып белүгә булышлык итүен күрсәтә.

Урыссу гимназиясе Ватанны саклаучылар көне алдыннан барлык сыйныфларда "Батырлык дәресләре" үткәргән. Дүртенче сыйныф җитәкчесе Эльвира Маслова "Тыныч тормышта һәм сугыш вакытында ватандашларыбызның каһарманлыгы" дип исемләнгән чарага үз укучылары белән очрашуга сугышчы-интернационалист Илдар Вахитовны чакырган иде. Ул балаларга Әфганстанда ничек сугышуы һәм халыкны душманнардан саклавы турында сөйләде. Каһарманнар турында теманы дәвам итеп, укучылар үзләренең проект эшләре белән чыгыш ясады, алар кызыклы һәм истә калырлык тәкъдир итүләр белән озатылды.

Урыссудагы 4 санлы мәктәптә балаларга узган еллардагы һәм хәзерге замандагы хәрби вакыйгаларда балаларга ир-егетләрнең роле турында искә төшерүне зарур санаганнар. Укытучылар Зөһрә Куртбариева һәм Юлия Габбасова әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, танылган полководецлар Александр Суворов һәм Александр Невский турында сөйләп, тәрбияләнүчеләре өчен киңәйтелгән программа хәзерләгәннәр. Шигырьләр, җырлар яңгырады, гаилә альбомнарыннан Ватаннарын саклап хезмәт иткән һәм сугышкан әтиләренең, бабаларының, агаларының фотосурәтләре белән презентацияләр тәкъдим ителде. Иң кызыклысы - икенче һәм өченче сыйныф укучыларының "Диңгез сугышы" уенында катнашучылары булды. "Әлеге конкурслар укучыларга үзләре алдан әзерләгән импровизацияле корабларда алышырга, капитан ролендә булып карарга мөмкинлек бирде. Көндәшлек рухы, командада бер-береңә ярдәм, балаларның ихлас куанулары - моны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый", - дип яза чараны оештыручылар.

"Ташкичүдәге "Чулпан" гаилә балалар бакчасына бары дүрт сабый йөри, әмма алар да бәйрәмнән читтә калмады. Чакырылучылар арасында илле ел хезмәт стажы, Германиядә хезмәт иткәндә Бөек Җиңүнең 20 еллыгына багышланган парадта катнашкан ефрейтор Нәсим бабай, кичәге солдатлар Дамир, Венер, Рамил нарасыйларның осталыкларына сокланганнан соң, үзләре дә балачак дөньясына күмелделәр. Хоккей уйнап, снарядлар ташып, кул осталыгын, тел байлыгын чарлаганнан соң, иң оста биючене билгеләве бигрәк авыр булды. Солдат шулпасының "куелыгы", чолгау бәйләп киелгән кирза итек белән ике чакрым чабуның "рәхәтлекләре", 24 айга сузылган хезмәт көннәрендә иң озын төнне һәм иң озын көнне билгеләү мизгелләрен искә алу минутларында, солдатларыбыз яшьлек хатирәләренә бирелделәр. Кайнар бәлеш белән сыйлаганда, бәрәңгедән дә тәмлерәк сый юк икәнлеген раслап, Нәсим бабай үзенең мәзәкләре белән авызына каратып, бәлештән коры калдыра язды. Ташкичүдә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зыя Юнысовның өендә уздырылган "Батырлык дәресе" дә балалар күңелендә истә калырлык булды. Җитмеш ел элек булган вакыйгаларның шаһиты Зыя абзый сугыш михнәтләре, коелып торган пулялар астында һәлак булган иптәшләрен югалту ачысын кечкенә кунакларга аңлашылырлык итеп сөйләде. Балаларның үз куллары белән эшләгән бүләкләренә 91 яшьлек аксакал-ветеран аеруча нык сөенде", - дип яза Ташкичүдән И. Валеева.

Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасында да җитди мохит хөкем сөргән. Чара максаты - балаларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, илгә ватанпәрварлар үстерү булган. "Нарасыйлар батырлык кылган Ватанны саклаучылар турында хикәятләр әзерләде. Ә алар өчен иң кызыклысы - әтиләр белән үткән бәйгеләр булды, анда алар көчләрен һәм кыюлыкларын күрсәтергә омтылды, әтиләр акыллылыкта һәм ихтыяр көчендә сыналды. Бәйрәм балаларга һәм әтиләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды", - дип яза музыка җитәкчесе Резедә Гәрәева.

Кәрәкәшле мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән чарада тал чыбыгыннан читән үрү буенча мастер-класс күрсәтелгән. Бәйрәм авылдагы уенлы-җырлы кич утыру күренеше белән тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев