Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район укучылары наркотикларга каршы закон белән таныштылар

Урыссу гимназиясенең "Яңа көн" отряды әгъзалары "Әзер бул! Юк, дип әйт!" республика акциясендә катнаштылар.

Укучылар наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз рәвештә сатып алган, күчереп йөрткән, әзерләгән өчен җаваплылыкны күздә тоткан буклетлар әзерләделәр. Акция бистәдә яшәүчеләрне наркомания проблемамларына җәлеп итү, Республиканың "SaMoSтоятельные дети" наркотикларга каршы проектында катнашучыларның гражданлык һәм хокукый наркотикларга каршы позициясен активлаштыру максатында үткәрелде.

Акция сәүдә үзәкләренең берсе янында узды. Балалар үтеп баручыларга маддә белән таныштыручы буклетлар таратты, наркотик чаралар белән эш иткән өчен җинаять җаваплылыгы турында аңлаттылар. Акция нәтиҗәсендә "228 маддә белән танышмын" дигән җөмләне раслаган 486 имза җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X