Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ветераннар советы рәисләре Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена хәзерлек турында сөйләштеләр

Димтамак авыл җирлеге базасына җыелган беренчел ветераннар советы рәисләре Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена хәзерлек һәм аны уздыру турында сөйләштеләр. Семиннар эшендә район аппараты җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, сүз алган Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев, урындагы ветераннар советының авылда гына түгел, районның иҗтмагый-сәяси тормышында да актив катнашуын билгеләп узды. Чөнки аның составында башкалар кайгысына битараф кала белми торган, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган кешеләр эшли. Сугыш чоры балаларын өстенлекләр белән тәэмин итүгә ирешү - Димтамак ветераннар советының принципиаль бурычы, дип ассызыклады ул. Авыл җирлеге башлыгы фикерен куәтләп, беренчел ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин, Бөек Җиңүнең юбилейлы датасын зурлап уздыру максатында урындагы башкарма власть белән хезмәттәшлекнең беркем дә, бернәрсә дә онытылмый шигаре астында оештырылуына басым ясады.

Димтамак авыл җирлеге алты торак пункттан тора. Аның территориясендә җиде милләттән булган 1226 кеше яши. Шуларның 285е - пенсионер, өстәвенә инвалидлар да бар. Җирлектә бер генә Бөек Ватан сугышында катнашучы калган, төрле хәрби низагларда катнашкан шәхесләр, репрессияләнгән кешеләр яши. "Бу бик зур армия һәм безнең бурыч - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы уздыру, аңа катышы булган, тылда армый-талмый эшләгән һәркемгә кадер-хөрмәтнең олысын күрсәтү", - дип билгеләп узды Әхмәдишин. Марс Ямалиев сүзләре буенча, нәкъ менә шушы тынгы белмәс кешенең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында Димтамак авыл җирлеге составына кергән һәрбер торак пункт территориясендә Икенче Бөтендөнья сугышында башларын салган каһарманнар исемнәре уеп язылган стеллалар урнаштырылачак, аларны җитештерү өчен район сәнәгать предприятиеләренең берсенә заказ бирелгән. Җирлектә күркәм юбилейларын - гомер бәйрәмнәрен билгеләп узучы кешеләрнең, гаиләләрнең игътибарсыз калмавын бәян иткән Ринат Миннуша улы, календарьдагы кызыл көннәрнең дә киң күңелле депутатлар, фермерлар, эшмәкәрләр ярдәме белән ифрат та күңелле оештырылуын билгеләп үтте. Әле күптән түгел генә тәмамланган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада көннәренең берсендә димтамаклыларга Урыссу бистәсенең "Илһам чишмәләре" группасы үзенең иң матур концерт номерларын бүләк иткән.

Ринат Әхмәдишин үзен дулкынландырган сорауларны да кыю рәвештә җиткерде. Беренче чиратта аны сугыш чоры балаларының диспансеризациягә эләкмәүләре борчый, һәм ул бу уңайдан районның баш табибына беренче елын гына да мөрәҗәгать итми икән. Әмма сорау ачык кала бирә. Ул авыл җирлеге составына кергән торак пунктлардагы медицина пунктлары хезмәтеннән дә җирле халыкның канәгать булмавын яшереп калмады. Аның семинарда катнашучы авыл җирлеге башлыкларына да гозере бар булып чыкты. Ринат Әхмәдишин алардан беренчел ветераннар советы рәисләрен зур булмаган эш бүлмәләре белән тәэмин итүне сорады һәм, бәйрәмнәрдә һәркем дә бүләк алырга ярата, Бөек Җиңү көне уңаеннан хезмәттәшләре белән берәр данлыклы шәһәргә сәяхәт кылып кайту теләген дә җиткерде.

Бүген беренчел ветераннар советы рәисләре, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугыш чоры балалары турында альбомнар ясыйлар. Аны гыйбрәтле, тарихи яктан тирән мәгънәле итү максатында үз җирлекләрендәге өлкән яшьтәге кешеләр узган юлларны барлап, өйдән-өйгә йөриләр. Әбсәләм авылы ветераннар советы рәисе Миннегөл Мостафина, Акбаш авылы ветераннар советы рәисе Нәфисә Хөснетдинова, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесенең ветераннар советы рәисе Вячеслав Сибәгәтов, мәктәп-интернатының ветераннар советы рәисе Алла Федорова үз участокларында әлеге изге эшнең ни дәрәҗәдә баруын бәян иттеләр, сугыш чоры балалары сөйләгәннәрне тамашачыларга тыныч күңел белән җиткерә алмадылар. Чөнки аларның да шактые шушы дәвернең бөтен ачысын татыган кешеләр. Район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова, район җитәкчелеге мөмкинлек тапкан очракта, әлеге альбомнарны берләштереп, зур бер альбом ясау турында хыялын белдерде. Ахырда Гүзәлия Фәхертдинова Бәйрәкәтамак авылында үз көче белән җыр ансамбле оештырган Фәйрүзә Мортазинага район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлек секретаре Рөстәм Нуриев исеменнән әзерләнгән күчтәнәчтән исә беренчел ветераннар советы рәисләренең һәрберсенә өлеш чыкты. Ә инде район мәдәният йорты артистлары башкарган матур җырлар аларның һәрберсенең күңелендә бик күп көннәргә җитәрлек дәрт уяткандыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев