Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ветераннары конференциядә булды

Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе З. Глушкова, ветераннар иҗтимагый оешмасының 25 еллыгына багышланган конференциядә Бөтенроссия ветераннар оешмасы советы Президиумының Мактаулы Билгесенә лаек булган.

Казанда 3 октябрьдә узган конференциягә район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова, Димтамак җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Р. Әхмәдишин, Россия пенсионерлар Берлегенең Ютазы районындагы рәисе В. Воробьева һәм "Октябрьский базасы" ҖЧҖның ветераннар оешмасы рәисе В. Шмуровец барганнар. ТР Премьер-министры И. Халиков үзенең ветераннарны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләү чыгышында, өлкән буын вәкилләре өчен яхшы шартлар тудыруның өстенлекле бурыч булуын ассызыклаган. Ветераннар хөрмәтенә бәйрәм өстәле әзерләнгән һәм республиканың танылган артистлары концерты күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев