Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район яшьләре киләчәкне сайлый

Күптән түгел район мәдәният йортында эшче яшьләр һөм өлкән сыйныф укучылары арасында "Үз киләчәгем өчен тавыш бирәм" сәяси уены узды.

Уенда алты команда - район башкарма комитетының "Женский взгляд", "Электросодинитель"нең "Братцы-кролики", Урыссу ГРЭСының -"220", Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең "Ритм" һәм аграр көллиятнең "Студенты" командалары катнашты. Һәр командада биш депутат катнашты. Яшьләр уен формасында сәяси партияләрне тәкъдим итте, үз программаларын җиткерде, сайлаулар вакытында актив гражданлык позициясенә һәм һичшиксез сайлау участокларында тавыш хокукы белән файдаланып калырга чакырды. Һичшиксез, барысының да программалары күпне - социаль гарантияләр, яхшы юллар, эш урыннары, югары хезмәт хакы һәм башка нәрсәләр вәгъдә итте. Залда утырган һәрбер "сайлаучы" үзе яшәгән җәмгыятьнең лидеры итеп кемне сайларга да белмичә башын тотып утырды. Кыскасы, уенда катнашучы яшьләр залда җыелган тамашачыларны шаркылдап көләргә мәҗбүр иттте. Илдәге демографик вәзгыятьне яхшыртуны кайгырткан "Братцы-кролики" командасын алыйк. "Кроликларның шигаре булган "күп эшлә һәм аз сөйлә!" дигән сүзләр дәррәү алкышларга күмелде. Ә "220" командасына "Золотой ребенок" һәм "Дорожные кони" журналлары "хәбәрчеләре" четерекле сораулар бирде. Команда бер сулыш алуда ефәк юллар төзү һәм кояшлы балалар мәйданчыкларында "канатлы" таганнар куелачагы турында рапорт бирде.

"Мин вәгъдә итәргә вәгъдә итәм... кая сезнең колакларыгыз, минем кулларымда токмач!", "Без барысы өчен дә җаваплы, без, Россия синең балаларың", - дигән шаян лозунглар, чакыру җырлары, биюләр, җанатарларның хуплау сүзләре. Әбсәләмлеләр яхшы әзерләнгән иде: программаларын ачык бәян иттеләр, биюләрендәге хәрәкәтләре синхрон...

Аграрчыларның иреген бераз җитдилекләре чикләде, әмма сайлаучылар моны чама хисе дип кабул итте һәм бу да ышаныч уята. Район башкарма комитеты хатын-кызлары командасы үз программасын тәкъдир иткән вакытта өй халатларында көндәлек мәшәкатьләр башкара иде. Аннары алар җиңел генә халатларын салып, образларын алыштырды һәм офис вариантындагы киемнәрдә калды. Гүя алар шуны белдерде: хәзерге заман хатын-кызы тулысынча җитәкче, сәясәтче вазифаларын хуҗабикәнең бихисап мәшәкатьләре белән аралаштыра ала һәм шул ук вакытта зәвыклы туташ, ханым да булып кала белә.

Без сайлыйбыз, безне сайлыйлар, еш кына бу тәнгәл дә килми - яшьләрдән юмор хисе йоктырган сыман әлеге сүзләр белән үзенең чыгышын яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова башлап җибәрде. Ул яшьләргә кызыклы уеннары өчен рәхмәт белдерде. Тематикага, имиджга туры килгәнлек күренә. Чараның максаты - яшьләрне агарту, аларда актив гражданлык позициясен уяту. Ул залда утырган һәрбер тамашачыны ошаган командасы өчен тавыш бирергә чакырды. Әлеге фикерне территораль-сайлау комиссиясе рәисе Рифат Сәлмәнов та дәвам итте. Аерым алганда, ул 15 процент "сайлау" яшендәге ютазылының утыз яшькә кадәрге яшьләр булуын, аларның тавышы төрле сайлау компанияләрендә тәэсиргә ия икәнлеген һәм аларны ишетергә тиешлекләрен билгеләп үтте. Иң мөһиме, дип ассызыклады ул, инертлыктан арыну, үз киләчәгебез өчен үзебез тавыш бирү зарурлыгы һәм тормыш матур һәм куанычлы булсын өчен үсеш алган җәмгыять төзүдә актив катнашу.

"Бюллетеньнәр" өчен урналар турыдан-туры сәхнәгә куелган иде. Исәпләү комиссиясе тарафыннан тавышлар саналганнан соң, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең "Ритм" командасы җиңүче дип игълан ителде. Аңа кубок тапшырылды. Ә барлык уенда катнашучылар истәлекле бүләкләр кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X