Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район яшьләрен “ПолитЗавод-2014” республика проектында катнашырга чакырабыз

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләрне "ПолитЗавод-2014" республика проектында катнашырга чакыра.

Яшьләр һәм актив лидерлар өчен Татарстанның сәяси тормышында турыдан-туры катнашырга менә дигән мөмкинлек. Район туры кандидатлары апрель ахырында комиссия әгъзалары һәм тамашачылар каршында үзләренең сәяси программалары белән чыгыш ясарга, шулай ук сәяси дебатларда катнашырга тиеш булалар. Җиңүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы яшьләр Иҗтимагый палатасы составына керәчәк. Программада җиңүчеләр "Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлегенең алдан партия эчендәге сайлауларында катнашачаклар. Бу агымдагы елда республиканың Дәүләт Советына сайлауларга кандидатлар күрсәтүдә беренче адым булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев