Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә йөртүчеләргә карата контроль кырысланачак

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең һәм район газетасы хәбәрчеләренең уртак рейдлары дәвам итә.

Әйтик, узган ике атна эчендә исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен алты шофер җавапка тартылса, машина руле артына утырган бер кеше наркотик исереклеге халәтендә булган. Правадан башка трансопрт белән идарә итәргә ярамагналыгы һәркемгә мәгълүм булса да, ике атна эчендә мондый "батырлыкка" барган дүрт кеше ачыкланды, бер кеше, машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуга карамастан, машинага утырып юлга чыккан. Штраф-тукталышка 11 транпосрт чарасы куелды. Тулаем алганда, район буенча юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның 270 очрагы теркәлде, матди зыян салган җиде авария булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев