Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ЮХИДИның бүлеге аварияләрнең төп сәбәбе - тизлек режимын бозу, дип фаразлый

Агымдагы елның тугыз ае эчендә районда булган 17 юл-транспорт вакыйгасында биш кеше һәлак булды, 20 кеше җәрәхәтләнде.

Узган елның шушы чорында 15 авария теркәлгән, аларда өч кешенең гомере өзелгән, 18 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Юл-транспорт вакыйгалары - 13, һәлак булучылар саны - 66,7, яраланганнарның күләме 11 процентка артты. Аварияләрнең төп сәбәбе булып тизлек режимын бозу тора. Җиде юл-транспорт вакыйгасында өч кешенең һәлак булуына, алты кешенең җәрәхәтләнүенә шушы сәбәп булды. Каршы як хәрәкәте полосасына чыгу сәбәпле алты авариягә юл куелды, аларда тугыз кеше зыян күрде. Хәрәкәт итүдә чират сакламау аркасында булган авариядә ике кешенең гомере өзелде, шуның кадәр үк кеше яраланды. Исерек килеш машина белән идарә итүче гаебе аркасында бер җәяүле зыян күрсә, икенче юл-транспорт вакыйгасы килеп чыгуда җәяүле үзе гаепле булды. Башка район халкы гаебе белән булган сигез авария өч кеше үлеме, 11 кешенең зыян алуы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X