Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үз кадрларын үстерә

Югары белем бирү йортларында район юлламасы буенча укучы студентлар белән җәйге каникуллар вакытында район башлыгы Рөстәм Нуриевның очрашуы күркәм гадәткә әверелде.

Социаль һәм төзелеш өлкәсендә хөкем иткән кадрлар кытлыгыннан тәмам гаҗиз булган район җитәкчелеге, берничә ел элек, югары белем бирү йортларына үзебезнең чыгарылышчыларны, алар районга әйләнеп кайту шарты белән, юлларга карар итте. Булачак архитекторлар һәм табиблар белән әңгәмә бик җылы шартларда узды. Район башлыгы студентларны районның киләчәге белән таныштырганда, әлеге изге эштә районның булачак белгечләргә зур өмет баглавын ассызыклады. Чөнки газиз җирен бары тик шунда туган, шунда үскән кеше генә ярата һәм аның чәчәк атуына көчен бирә ала. Өстәвенә, район башкаладан ерак урнашкан булуына карамастан, биредә яшәү һәм эшләү өчен бөтен шартлар бар. Кирәкле социаль объектларны эзләп, ерак барырга кирәк түгел, заманча тергезелгән спорт корылмалары янәшә, торак пунктларда инфраструктура елдан-ел камилләшә, торак төзелеше дәвам итә, барыннан да бигрәк, безнең табигатебез матур.

Район башлыгы яшьләрнең уй-теләкләре белән дә кызыксынды. Алар бергәләп район үзәгенең төзеклелеген, яшь буынның, аеруча өлкән сыйныфта укучыларның ялын оештыруны тагын да яхшырту таләп ителә дигән фикергә килделәр. Ял урыннарында фонтаннар урнаштыру, дискотекалар уздыру, юл челтәрен төзекле итү, сәнгать мәктәбе ачу, урау юл төзелеше, Солнечный микрорайонын киңәйтү планнары һәм алда торган башка эшләр тикшерелде: бу чараларны тормышка ашырганда максатлы укучыларга аларда катнашырга гына түгел, ә алар белән җитәкчелек тә итәргә туры киләчәк. "Район сезне сабырсызланып көтә", - дип очрашуны тәмамлады Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев