Районда «Автоледи” бәйгесенең җиңүчесе билгеләнде
«Автоледи" район бәйгесендә ун кыз катнашты.
Конкурста катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм автомобильләрен виртуоз йөртүдә көч сынашты. Бәйгечеләр "мини", "миди" һәм "макси" классындагы автомобильләрдә чыгыш ясады. Конкурсның җиңүчесе - Дэу Матиз автомобилендә Лилия Нуретдинова, икенче урын Рено Дастер автомобилендә ярышкан Ландыш Фоминага бирелде, өченче - Дэу Матиз автомобилендә - Дарья Мисюкова. Барлык кызларга да актив катнашканнары өчен грамоталар һәм чәчәкләр тапшырылды, ә җиңүче һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев