Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда "Балыкчы былыкчыны ерактан таный" дигән турнир үтте

Менә шундый исем астындагы турнир районда тәүге тапкыр үткәрелүенә карамастан, узган якшәмбе иртәсендә Байлар авылы артындагы Тутык күле яр буена шактый һәвәскәр балыкчылар җыелды.

Әтисе Андрейга кечкенәдән ияреп балыкка йөргән Арина Якупова, кармакларын күлнең тирәнлегенә карап көйләгән арада, салмак кына искән җилнең дулкыннарны ярга таба кууына елмаеп карап куйды: һава торышы кулай тора. Балык тота башлауга бер кат хәзерлек күргән турнирда катнашучыларны район яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова сәламләде, бүлек белгече Алмаз Гомәров ярыш шартлары белән таныштырды. Өйләгә кадәр кармак салырга килешкән балыкчылар алдан ук чамалап куйган урыннарына таралышты. Ыргытылган җимнәрнең суга чупылт итеп килеп төшүе, кармак җепләренең сызгырып куюы гына ара-тирә ишетелеп алган яр буендагы сихри тынлыкны балаларның шат авазы да бозгалады. Ыргакка балык эләгеп чыккан саен биш яшьлек Илья Хәбибуллиннан да ныграк сөенгән кеше булмады. Шуны әйтергә кирәк, турнирда тулы гаиләләр катнашты, икешәр оныгын ияртеп килгән бабайлар да бар иде. Билгеләнгән сәгатькә кадәр беркем дә сабырлыгын җуймады, юкка гына балык тоту нерв кылларын тынычландыра димиләр икән. Алай гына түгел, саф һавада, чиста су янәшәсендә утырган кешенең йөрәк-тамыр системасы эшчәнлеге яхшыра, үпкәләр вентиляциясе унбиш процентка тизрәк эшли башлый - болар барысы да организм өчен зур файда. Өч сәгатьтән артык вакыт эчендә тотылган балыкларны үлчәүгә салып, җиңүчене эзләгәндә, иң эре балыкның авырлыгын ачыклаганда, үзара хуплау, көлешү авазлары балыкчыларга тагын да кәеф күтәренкелеге өстәде, аларның гомерен озынайтты. Кечкенә, Светлана Пройдакова әйткәнчә, яшь балыкчылыр татлы призлар, истәлеккә бүләкләр кабул итеп алганда, алардан да бәхетле кеше булды микән?! Ә инде 220 грамм балык тотып, балалар арасында җиңү яулаган һәм кыйммәтле бүләккә ия булган Илюшада исә өстәлдә тезелеп, кояш нурлары астында ялтырап торган кубокларга кызыгу кайгысы гомумән калмады! Өлкән балыкчылар арасыннан беренче урынга 2 килограмм һәм 540 грамм балык тотып Ленар Закиров чыкты. Аңа Светлана Пройдакова кубок һәм акчалата премия тапшырды. Ленар турнирга гаиләсе - хатыны һәм кызы белән килгән иде. Аларга яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлегеннән татлы күчтәнәчләр дә тапшырылды. Икенче урынны яулаган Сергей Пройдаков һәм өченче урынга чыккан Зәйтүн Вәлиев та кубок һәм премия белән билгеләнделәр. Турнирда катнашучылар өчен берничә номинация дә уйлап табылган иде. Әйтик, "Балыкчы-леди" номинациясендә 300 граммлы вак корбан балыгы эләктереп, Арина Якупова махсус призга ия булса, "Балык-трофей" номинациясендә дә Ленар Закировка тиңнәр булмады. Ул тоткан балыклар арасында 370 граммлы корбан балыгы табылды. Сүзне йомгаклап, районның яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге оештырган турнирдан канәгать калган балыкчылар киләсе очрашуларга кадәр дип таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев