Районда егетләрне армиягә озату дәвам итә
Ютазы районыннан армия сафларына хезмәт итәргә 37 призывник китәргә тиеш.
Бүген 31 кеше инде хезмәт итә, ә тагын алтысы 17 декабрь көнне озатылачак. Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, көзге чакырылыш 1 октябрьдән башланып 31 декабрьдә тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев