Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда экстремизмга урын юк

Татарстанда игълан ителгән экстремизмны кисәтүгә һәм аның белән көрәшкә багышланган айлык кысаларында райсоветта түгәрәк өстәл артында очрашу үтте. Әлеге проблема республика Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев катнашында тикшерелде.

Экстремизм проблемасына кагылып, район башлыгы Рөстәм Нуриев район үзәге - Урыссу бистәсендә күп милләтле һәм төрле конфессиядәге халык яшәвен ассызыклады. Мондый шартларда бер-береңә толерант мөнәсәбәт аерым әһәмияткә ия.
Түгәрәк өстәл эшендә дини конфессия-ләр вәкилләре, аерым алганда, Изге Николай чиркәве настоятеле иерей Роман һәм районның имам-мөхтәсибе Марат Мәрдәншин катнашты. Алар дини экстремизмның чыганаклары һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Район укучылары һәм яшьләре исеменнән үз фикерләрен балалар думасы спикеры Владлена Минһаҗева һәм "Волма" заводыннан яшьләр оешмасы вәкиле Анас-тасия Роготнева җиткерделәр.
Экстремистик идеяләр еш кына массакүләм мәгълүмат чаралары аша тарала, әмма без газетабызда толерантлык пропагандалансын һәм нинди дә булса милләтнең яки диннең бер-берсеннән өстен булу идеясе тумасын өчен даими эшлибез, дип билгеләп үтте үз чыгышында "Ютазы таңы" газетасының баш мөхәррире Лилия Гәрәева.
Балалар һәм яшьләр арасында экстремизмны кисәтү буенча эш турында мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Мәрданов сөйләде.
Әңгәмәдә күңелле мизгелләр дә булды, экстремизмга каршы тематикага үткәрелгән: иншалар, рәсемнәр һәм фотографияләр бәйгеләре нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Грамоталарны һәм бүләкләрне Рөстәм Нуриев тапшырды.
Түгәрәк өстәл утырышын тәмамлап, Дәүләт советы депутаты Марат Галеев укучыларга мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышыннан соң, депутат Ютазы мәктәбенә үзенең дусты, отставкадагы полковник тарафыннан җыелган китаплар коллекциясен тапшырды.
Айлык кысаларында үткәрелгән тагын бер чара - бердәмлек маршы булды, анда Урыссу укучылары катнашты. Кулларына транспарантлар һәм ак шарлар - тынычлык, игелеклелек һәм сафлык символлары тотып, алар парад колоннасы белән бистә буенча уздылар һәм "Энергия" стадионында җыелдылар.
Ватанпәрварлык, гаделлек хисе, көч куллануга кире мөнәсәбәт - яшүсмерләрне экс-тремистик идеяләр тәэсиреннән менә нәрсә саклап калырга тиеш. Узган бердәмлек маршы кебек акцияләр укучылар туплануына, яшь буында яңа аң формалаштыруга булышлык итә һәм башка кешенең хокукларына һәм ирекләренә түземле һәм ихтирамлы булуда нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев