Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Ел сыйныф җитәкчесе” номинациясе муниципаль этабы узды

Үткән атнада 2 санлы Урыссу мәктәбе базасында "Ел укытучысы" республика бәйгесенең "Ел сыйныф җитәкчесе" номинациясе муниципаль этабы узды.

Бәйгенең максаты - тәрбия өлкәсендә перспектив һәм практик идеяләрне ачыклау һәм популярлаштыру, Татарстан Республикасында эшләүче сыйныф җитәкчеләренең тәрбия эшләрен актуальләштерү.

Бәйгенең муниципаль этабында районыбызның 13 мәктәбеннән 15 сыйныф җитәкчесе катнашты. Алар үзләре турында өч минутлык презентация тәкъдим итәргә, импровизацияләнгән класстан тыш чара уздырырга һәм аңа үзанализ үткәрергә, укучы һәм укытучы арасында килеп туган стандарт булмаган мәсъәләләрне чишә белергә тиеш иделәр. Әйтергә кирәк, укытучылар бу биремнәрне тиешле дәрәҗәдә үтәп чыктылар. Башка балалар белән эшләүгә дә карамастан, үз укучылары белән генә түгел, ә чит балалар белән дә эшли белү сәләтләрен күрсәттеләр. Бу - чын һөнәрманлыкны күрсәтә.

Муниципаль этапның җиңүчеләре булып 2 санлы Урыссу мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Шәрифуллина Лиана, 3 санлы Урссу мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Айгөл Идрисова һәм Подгорный төп гомуми белем бирү мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Елена Галиева калдылар. Алар тиздән Бөгелмә шәһәрендә узачак зона ярышларында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев