Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда электр энергиясен урлаучылар ачыкланды

Россиядә караклык проблемасы гасырлардан-гасырларга күчеп, тирән тамыр җәйгән. Торак-коммуналь хуҗалыкта урлашуга нигезне коммуникацияләргә "кул җитү" тудыра. Кәкре куллылар, бер карасаң нефть үткәргечкә үз файдаларына зыян салалар, икенче карасаң, электр челтәрләренә рөхсәтсез ялганалар. Ягъни, электр энергиясеннән бушлай файдалану мөмкинлеген беркем дә кулдан ычкындырмаска тырыша.

Кызганычка, электр энергиясен урлаучы гражданнар әлеге гамәлләрен зур гөнаһка санамыйлар. Аларның фикере буенча, базар яисә кибеттән тауар урлау җинаять булса, электр энергиясеннән бушлай файдалану исә зур югалту түгел. Шулай булуга карамастан, бүген тарифлар, шул исәптән халык өчен дә, очсыз түгел. Гадел булмаган юл белән электр энергиясенә чыгымнарны янга калдырырга тырышкан, ягъни урлашкан кешеләр аркасында башка кулланучылар да зыян күрә. Чөнки челтәрләргә үзбелдекле тоташкан кулланучы куәтнең бер өлешен үзенә ала, бу үз чиратында челтәрләрдә йөкләнеш тудыра һәм автоматик сак системасы эшли башлау сәбәпле бөтен кулланучыларны да утсыз калдыра. Еш кына законсыз тоташу сәбәпле янгыннар чыга, легаль булмаган кулланучылар милегенә һәм сәламәтлегенә генә түгел, закон буенча яшәүче гражданнарга да каза килә. Шуңа күрә электр энергиясен урлаучылар белән көрәш электр белән тәэмин итүне ышанычлы һәм сыйфатлы итүдә зур роль уйный. Парадокс шунда ки, электр энергиясен түләргә акчасы булмаган шәхесләр генә түгел, хәлле кешеләр һәм юридик шәхесләр дә урлый. Соңгылары исә производствога зыян китермичә яндырган утлары өчен түләргә сәләтлеләр.
Электр энергиясе каракларын контролерлар ике категориягә бүлә. Беренчесенә принципиаль рәвештә түләргә теләмәүчеләр керә. Икенчесен төрле сәбәпләр аркасында зур әҗәтләре җыелган кешеләр тәшкил итә. Әлеге бурыч артмасын өчен, алар электр челтәрләре уңайлыкларыннан бушлай файдалануга өстенлек бирәләр. "Уңган һәм булган" кешеләр урлашуның төрле ысулларын уйлап табалар. Алар счетчикка зыян салудан алып, катлаулы техник конструкцияләр урнаштыруга кадәр барып җитәләр. Барыннан да ешрак йортларында счетчиклары урнашкан кешеләр гөнаһка бата, алар минем счетчик, ничек телим, шулай әйләндерәм дигән фикер белән яшиләр. Пошаманга төшкән абонент, ә сезнең контролерларыгыз нәрсә белән шөгыльләнә, дип сорар. Ә контролерга бит бөтен кеше дә ишек ачып тормый. Шакыр-шакыр да, ишек төбендә таптанып торыр да китеп барыр!
Урлашу факты ачыкланган очракта, абонент катнашында караклык турында акт төзелә. Әлеге документ нигезендә челтәр компаниясенә китерелгән зыян исәпләнә. Һәрбер очракта сумма төрлечә килеп чыга, ул соңгы тапкыр счетчик тикшерелүенә һәм йортта электр җиһазлары күпме булуга бәйле. Берәүләр электр энергиясен 500 сумлык урласалар, икенчеләр исә салган зыян 15 000 сумнан да артып китә. Әйтик, урлашу фактлары Кече Урыссу, Ютазы, Салкын Чишмә, Урыссу бистәсендә (юридик шәхесләр) ачыкланды. Ахыр чиктә, башкалар хисабына электр энергиясенә чыгымнарны кыскартырга теләүчеләр үз-үзләренә зыян китерәләр, чөнки закон бозучыларга барыбер түләргә туры килә.
Сүз уңаенда. Ютазы районы электр челтәрләре уңайлыкларын сату төркеме 2013 елның сигез ае эчендә 5626 контроль обход үткәрде, 118 күрсәтмә бирелде, 180 хисаплау приборы алыштырылды, 28 рейд үткәрелде, хисапсыз электр энергиясен файдалануга 23 акт, килешүсез файдаланганга 5 акт төзелде. 150 995 сумлык 72 091 кВт. күләмендә электр энергиясе урлануы ачыкланды. Законсыз электр энергиясен яндыру фактлары турында "кайнар линия" телефоны 8 (843) 200-01-11 (Казан ш.) яисә Ютазы районы электр челтәрләренә 2-60-86, 2-85-24 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев