Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты булып китте

Күптән түгел Региональ атна кысаларында безнең районда эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, сәнәгать буенча РФ Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы, КПРФ фракциясе әгъзасы Виктор Пешков һәм КПРФның Түбән Кама шәһәр комитеты әгъзасы Елена Гатина булып китте.

Алар район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова белән очрашты, һәм бүгенге көн мәсьәләләрен тикшергәндә, Урыссу ГРЭСын яңарту мөһимлеге турында сорау күтәрелде. Район журналистлары белән әңгәмә вакытында Пешков Татарстан коммунистлар фракциясенең дәүләт депутатлар корпусы белән үзара эшчәнлеге турында сөйләде, кайбер яңа закон проектларына тукталды: аларның беренчесе торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла һәм идарә итү компанияләренең җаваплылыгын көчәйтүне күздә тота, икенчесе - Россия мәдәниятен үстерү. Шуны исегезгә төшерәбез, РФ Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен 15 вәкил: «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсеннән - 13 һәм КПРФтан ике депутат яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев