Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда хезмәтне саклау айлыгы башланды

Республикада, шул исәптән безнең районда хезмәтне саклау айлыгы башланды.

Аның кысаларында 22 июль - "Хезмәтне саклау көне"ндә барлык авыл хуҗалыгы коллективларында урып-җыю эшләрендә бәхетсезлеккә тарымас өчен инструктажлар уздырылды. Әлеге операция барышында механизаторларның, кыр эшләренә җәлеп ителгән башка кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, имин эш шартлары тудыру, урып-җыю өстендә мәшгуль булган техниканың төзеклеген, аларның беренче чиратта янгын сүндергечләр һәм аптечкалар белән тәэмин ителешен тагын бер кат тикшерү алшарт итеп куелды. Сүз уңаеннан, урак барышында техник куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү сәбәпле республикада соңгы биш ел эчендә 41 эшченең гомере өзелгән. Шунысы шөкер, безнең районда мондый бәхетсезлеккә юл куелмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев