Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда ике җитди юл-транспорт вакыйгасы булган

Апрель ахырында - май башында район территориясендә ике җитди юл-транспорт вакыйгасы булган.

Беренче очракта Ютазы авылы янында исерек хәлдә мопед белән идарә иткән гражданин П. каршы хәрәкәт итүче ГАЗель автомобиле белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә ул баш мие җәрәхәте алган һәм кома хәлендә калган. Икенче очракта Урыссу-Октябрьский автоюлының куркыныч борылышында гражданин Р. Ниссан Ноут автомобиле белән идарә итә алмый, кюветка тәшә һәм әйләнә. Алынган җәрәхәтләрдән машина йөртүче һәлак була, ә аның пассажиры тән җәрәхәтләре белән Урыссу хастаханәсенә китерелә. Авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен район автоинспекциясе катгый рәвештә транспорт йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркынычсызлык каешларын һәм балаларны имин тоту өчен каптыргыч җайланмалар файдаланырга куша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев