Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда кадрлар барын да хәл итә

Узган эш атнасы ахырында утырышлар залында яшь кадрлар резервына кертелгән кешеләргә тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырылды.

Соңгы вакытта районыбызның квалификацияле кадрларга кытлык кичерүе сер түгел. Әлеге проблема җирле үзидарә органнарында да кискен тора. Озак вакыт архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы һәм баш белгече вакант булып калды, инфраструктура үсеше бүлегенә кадрлар сайлау белән катлаулылыклар булды. Район җитәкчелеге бүген яшь белгечләрне җәлеп итү буенча актив эш алып бара. Вакант вазифаларга яшьләр эзләүдә кадрлар хезмәте һәм башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре Октябрьский шәһәре уку йортларына бардылар - алар төзелеш техникумында һәм нефть көллиятендә булдылар. Нәтиҗә буларак - бүген ике белгеч инде муниципалитет структурасында эшли. Моннан тыш, яшь белгечләрне социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатында бюджет учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары яшь белгечләренә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү турында положение эшләнде һәм расланды. Шулай ук бу юнәлештә башкарма комитет тарафыннан күрелгән чараларның берсе булып районда кадрлар резервын оештыру максатында күптән түгел үткәрелгән тестлаштыруны атарга мөмкин. 35 яшькә кадәрге яшьләргә тестлаштыру уздыру өчен районга консалтинг фирмасы белгечләре чакырылды. Тестлаштыру максаты гади - актив тормыш позициясе булган яшь, талантлы белгечләрне чакыру. Тест биремнәрен 76 кеше, шул исәптән, 30 - сәнәгать предприятиесе һәм 46 бюджет учреждениесе белгече үтәде. Тест нәтиҗәләре буенча, 44 яшь кеше сайланды, аларның 23е - сәнәгатьчеләр. Икенче этапта аларга әңгәмә узарга кирәк булды, аның нәтиҗәләре буенча бары 12 кеше сайланды. Алар кадрлар резервына кертелде дә инде.
Узган җомгада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов кадрлар резервының яңа составына сертификатлар тапшырды. Муниципаль хезмәткәр эше, дип билгеләп үтте ул, иҗади эшчәнлеккә омтылучы актив кешеләр өчен, хакимияттә эшләү тәҗрибәсе дә уникаль, ул һәрвакыт һәм һәр җирдә кирәк булачак. Чара ахырында Андрей Николаевич яшьләргә проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм тестның яхшы нәтиҗәләре белән котлады.
P.S. Унике кадрлар резервында катнашучының икесе яңа вазифаларга билгеләнгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев