Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда конфессияара юнәлештәге балалар Сабан туе уздырдылар

Районда икенче ел инде конфессияара юнәлештәге балалар Сабан туе уздырыла.

Бистәнең сугыштан соңгы үсеше, ягъни, җирле татарлар белән беррәттән аны илнең төрле төбкләреннән җыелган башка милләт вәкилләре тергезүе, торак пунктның милли структурасын билгели. Руслар һәм татарлар саны тигез диярлек булуы катнаш никахлар һәм әлеге гаиләләрдә туган балаларның артуына китерә. Шуңа күрә, үзләренең чыгышларында Урыссу үзәк мәчете имам-хатибы Марат Мәрданшин һәм чиркәү настоятеле Роман атакай билгеләп үтүенчә, безнең бүлешер әйберләребез юк. Бу көнне мөселман, христиан гаиләләреннән, дөньяви гаиләләрдән балалар бер-берләренә карата кем булырга тиешлекләрен уйлап тормыйча, бәйрәмдә татулыкта күңел ачтылар. Дин әһелләренең изге нәсыйхәтләрен тыңлаганнан һәм үз яшьтәшләренең матур концертын караганнан соң, алар зур куаныч белән старт нокталарына таралышты. Берәүләр бәйләгән күзләр белән чүлмәкләр ватарга кереште, икенчеләре капчык киеп ярышты, өченчеләре бау тартышты... "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе тапшырган бүләкләр барысына да җитте. Күпләр берничә бүләк алды. Бәйрәм кыза барды. Ун яшьлек Лиананың кулларында - ике блокнот һәм ниндидер матур тартма.

- Барысы да үзеңнекеме? - дип кызыксынам.

- Икесе генә - блокнотлар, ә тартмачык - ахирәтемнеке.

Шул вакытта дус кызы йөгереп килеп җитте һәм аны үзе белән әйдәде.

Сабан туе темасына рәсемнәр бәйгесендә катнашырга карар иткән "Ютазы йолдызлары" балалар ансамбле вәкилләре импровизацияләнгән мольбертлар артына тезелеп басканнар иде. Шулай ук алар бердәм рәвештә бәйрәм флагштогы төшерә башлады.

- Минем һәр Сабантуйда чыгыш ясаучы кызларым иң югары һәм күзгә күренеп торган элементтан башка әйбер күрә алмыйча калалар шул, - дип куйды елмаеп аларның җитәкчесе Минзилә Абдурахманова.

Моңа кадәр башка ярышта катнашып өлгергән җирән чәчле унбер яшьлек Эльвирага бүләккә парусник эләккән.

- Карагыз, нинди матур ул, - дип кыз бүләген кулында әйләндереп, башкалар белән куанычын уртаклашырга ашыкты.

Балаларга бәйрәмнең ошавы сизелеп торды. Тирә-юньдә шатлыклы авазлар, музыка тавышы яңгырый иде. Безнең тормышка балалар Сабан туе уздыруның тагын бер яхшы традициясе керде. Киләсе елга анда катнашучылар тагын да күбрәк булыр, дип ышана оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев