Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда кыш башланганнан соң 41 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән

Район ЮХИДИ бүлеге, районда кышкы сезон башланганнан соң, транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен санга сукмау сәбәпле, 41 юл-транспорт вакыйгасы теркәлүен хәбәр итә.

Бүлек начальнигы майор Эдуард Фәйзерахманов билгеләп үтүенчә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын техник тәэмин итү мәсьәләләрендә аерым игътибар автомобиль шиннарына юнәлтелә. Килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларының төп факторы булып шиннарның төре һәм торышының кышкы юл шартларына туры килмәве торган. Карлы-бозлы юлда эшче покрышкалардан башка автомобиль белән идарә итү мөмким түгел! Бу турыда юл кыркынычсызлыгы хезмәткәрләре автомобильчеләрне туктаусыз кисәтә. Әмма, ялкаулык һәм җавапсызлык һәрвакыт үз корбаннарын таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев