Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда көзге ярминкәләр башланып китте

Узган шимбә иртәсендә район территориясендә көзге ярминкәләр башланып китте.

Ярминкәнең төп хуҗасы - район кулланучылар берлеге бу көнне халыкка көзге байлык - җиләк-җимеш, яшелчә, ашлык, фураж гына тәкъдим итеп калмады, ул үзенең автолавкаларыннан ит һәм башка төрле көндәлек продукция белән дә сату итте. Икенче көнне сәүдәгәрләр коллективы Казанның Вахитов районында, республика ярминкәсендә катнашып кайтты. Башкала халкына юнь бәядән бәрәңге, суган, кәбестә, хәтта шикәр комы да юнәтү мөмкинлеге тудырган район кулланучылар берлеге ярминкәләрдән йөз меңгә якын керем белән әйләнеп кайтты, дип хәбәр иттеләр коллективта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев