Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда медикларның абруе арта

Район хастаханәсе җитәкчелеге мәҗбүри медицина иминиятләве системасында иминиятләнгән гражданнар хокукларын тормышка ашыру буенча иҗтимагый оешмалар һәм социаль хезмәтләр вәкилләре белән түгәрәк өстәл уздырды.

"АК БАРС-мед" иминиятләү кампаниясе филиалы директоры Гөлсәрия Хәбипова иминиятләнгән затлар хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләргә тукталды. Сентябрьдә, аның хәбәр итүенчә, иминиятләү компаниясендә медицина оешмалары тарафыннан гамәлдәге закончалык таләпләрен үтәүне тикшерү уздырылды, ул кагыйдә бозуларны ачыкламады. Филиал директоры шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучыларны ветераннарның сәламәтлекләрен саклау һәм аларга медицина хезмәте күрсәтү буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уздырылган чаралар белән таныштырды.

Җәмәгатьчеләр иминиятләү полислары булмаган гражданнарны кабул итү, үз хисабыңа медицина процедуралары, флюорографик тикшеренүне уздыруның туктатылуы, рентген аппаратурасының мораль һәм физик таушалуы турында сорауларны кузгаттылар. Ватык һәм тузган кыйммәтле җиһазларны алыштыру өчен, дип аңлатты баш табиб Ренат Фатыйхов, хастаханәнең үз акчасы юк һәм әлеге проблеманы чишү өчен югарырак дәрәҗәдәгеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук стационар бүлекләре персоналының үзләрен тотышы этикасы белән канәгатьсезлек белдерделәр, әмма, тулаем алганда, дип билгеләп үттеләр алар, медикларның пациентларга мөнәсәбәте дә, хастаханәнең тулаем эше дә шактый яхшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев