Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда медицина һәм мәгариф өлкәсе яшь кадрлар белән тулыланды

Дүшәмбе киңәшмәсе районның кадрлар белән эшләү бүлеге белгече Светлана Тюринаның районда кадрлар кытлыгы ничек хәл ителү турында хәбәреннән башланды.

Уңай динамика медицина өлкәсендә сизелә. Монда соңгы вакытта табиб-терапевт, гомуми практика табибы, хирург-онколог, дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары билгеләнгән. Бүгенге көндә бер табиб яңадан хәзерләү курслары узса, апрель аеннан районда табиб-профпатолог та эшли башлаячак. Әмма табиблар кытлыгы районда барыбер кала бирә. Бүгенге көндә табиб-педиатрлар, офтальмолог, гомуми практика табиблары, терапевтлар җитми. Район башлыгы һәм Урыссу үзәк хастаханәсе җитәкчелеге тарафыннан яшь табибларны тораклы итү өстендә чаралар күрелуе дә әлеге өлкәне кадрлар белән тәэмин итүдә зур этәргеч булыр дигән өмет бар.

Мәгариф өлкәсенә 2013 елның сентябреннән алып җиде укытучы килгәч, һәм аларның яшьләр булуы аеруча уңай күренеш. Әгәр 30 яшькә кадәрге укытучылар саны 2012 елда 31 булса, 2013 елда алар 44 кешене тәшкил итә.

Киңәшмәдә шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдар Хаҗиев мәктәпләрдә укучыларның туклануы турында мәгълүмат бирде. 2014 елның 1 гыйнварыннан мәктәпләр алты көн ашатуга күчте. Бүгенге көндә балаларны бер көн ашатканга 25 сум 50 тиен тотыла, шуның 5 сум 50 тиенен бюджет күтәрсә, калган сумманы ата-аналар түли. Ә балалар бакчасында бер көн ашау 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларга 67 сум 68 тиен, ә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга 86 сум 16 тиен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев