Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узачак

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе быел сигезенче елын дәвам итә.

7 июльдә старт алган әлеге хәйрия чарасы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ятимнәргә, инвалид, караучысыз калган, ярдәмгә мохтаҗларга кием-салым, букча һәм уку әсбаплары алып бирүне максат итә. Агымдагы елда тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк беренче сыйныф укучыларына 109 портфель, 2 сыйныфтан алып 11 сыйныфта белем алучы 436 балага канцелярия товары тапшыру күздә тотыла, дип хәбәр итте район социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев. Сүз уңаеннан, соңгы алты ел эчендә районда 486 беренче сыйныф укучысы букча, калган сыйныфарды укучы 1358 бала уку әсбаплары белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев