Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда парклар һәм скверлар булдыру һәм булганнарын реконструкцияләү эше бара

Районда Татарстан лидеры игълан иткән Парклар һәм скверлар елы кысаларында парклар һәм скверлар булдыру һәм булганнарын реконструкцияләү эше тулы көченә бара.

Республика Хөкүмәте тарафыннан районга бирелгән биш миллион сумнан артык акчаны муниципалитет алты объект буенча бүлде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә багышлап тергезелгән Мемориаль комплекста тротурлар һәм брусчаткадан мәйданчыклар ясала. Бәйрәкәнең "Гобәйди" скверында тротуарлардан һәм мәйданчыклардан тыш, агачлар утырту планлаштырыла. 2,5 мең квадрат метр мәйданлы Сәнгать мәктәбе паркында төзелеш эшләре тәмамланган һәм хәзер территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшләр алып барыла. Чкалов исемендәге паркны масштаблы төзү мәйданы 4 мең квадрат метрны били. Әлеге территориядә чәчәк түтәлләре ясалачак, эскәмияләр куелачак, агачлар утыртылачак, балалар уен мәйданчыгы һәм автотукталыш булдырылачак. Солнечный микрорайонындагы Яшьләр паркы 15 мең квадрат метрдан артык территорияне билиячәк. Бистәнең бу өлешендә халык ял итсен өчен 1 меңнән артык квадрат метр мәйданда брусчатка салыначак, эскәмияләр һәм урналар куелачак, агачлар утыртылачак. Район тарихы өчен әһәмиятле проектларның берсе - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә утыртылган парк булды. Быел анда брусчаткалы мәйданчыклар һәм автотукталыш барлыкка киләчәк. Август ахырына эшләрнең төп өлеше тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев