Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды

Районның ришвәтчелеккә каршы сәясәте коррупцион хокук бозулар өчен җәзасыз калдырмау принцибына нигезләнергә тиеш.

Бу турыда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышында аның рәисе урынбасары, район башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин хәбәр итте. Халыкара ришвәтчелек белән көрәш кысаларында җирле кабель телевидениесе журналистлары үткәргән экспресс-сораштыру буенча, җавап бирүчеләр иң ришвәтчел тармакларга торак-коммуналь хуҗалыкны һәм сәламәтлек саклауны керткән. Шуның белән бергә, дип билгеләп үтте ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Екатерина Огнева, социаль-икътисади мониторинг буенча республика комитеты мәгълүматларына караганда, коррупциягә каршы юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру планында район күрсәткечләре яхшырган.
Утырыш барышында комиссия әгъзалары һәм район башкарма комитеты бүлекләре начальниклары контроль-исәп палатасы рәисе Зилә Айтыкина чыгышында муниципаль заказ, идарә һәм муниципаль милектән файдалану мөнәсәбәтендә бюджет закончалыгының үтәлеше өлешендә контроль-исәп палатасы эшчәнлегенә күзәтү белән таныштылар. Ул җыелучылар игътибарын бюджет акчасын файдалану нәтиҗәлелеге, бухгалтер учеты тәртибе һәм инструктив материалларны үтәмәү белән бәйләнгән кагыйдә бозуларга юнәлтте. Район бюджет мәгариф учреждениеләрен туклану продуктлары белән тәэмин иткәндә, муниципаль контрактлар буенча башкарылган эшләрдә һәм күрсәтелгән хезмәтләрдә ачыкланган кагыйдә бозулар белән тулырак таныштырды. Ахырда ул туклану продуктлары белән тәэмин иткәндә федераль закончалык үтәлешен тикшерүләр, муниципаль милектән һәм җир ресурсларыннан файдалануга контрольнең агымдагы елның дүртенче кварталында дәвам итәчәген билгеләп узды.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең 2013-2015 елларга ришвәтчелеккә каршы программа чаралары үтәлеше белән хастаханә юристы Марат Фазлыев таныштырды. Ул агымдагы елның августында медицина хезмәткәрләре арасында ришвәт бирергә вәгъдә итү яки ришвәт тәкъдим итү, ягъни ришвәт алырга ризалык белдерү кебек кабул ителергә мөмкин булган үз-үзеңне тотышка юл куелырга тиеш булмавы турында аңлату эшләре уздырылуын билгеләп үтте. Баш табиб күрсәтмәсе буенча, дип ассызыклады Фазлыев, 2014 елга "Урыссу үзәк район хастаханәсендә көнкүреш ришвәтчелекне һәм коррупцион юнәлештәге үз-үзеңне тотышны кисәтү турында"гы локаль норматив-хокукый акт эшләү планлаштырыла. "2013 елның октябренә табышлар һәм милек турында дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат бирү, ришвәтчелеккә каршы закончалыкны бозу һәм хезмәттә үз-үзеңне тотыш буенча кагыйдә бозулар күзәтелмәде", - дип сүзен тәмамлады ул.
Ютазы муниципаль районы рәсми сайтының ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру механизмы буларак эшләве турында район советы гомуми бүлегенең баш белгече Гөлнара Авдеева мәгълүмат бирде. Утырыш барышында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча массакүләм мәгълүмат чаралары эше һәм хокук саклау һәм контроль күзәтчелек органнарының җавап бирү предметына әверелгән шартлар анализы турында мәгълүмат тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев