Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда су һәм газ уңайлыклары кыйммәт

Ютазы авыл җирлегендә узган җыенда ни өчен районда су һәм газ уңайлыклары кыйммәт, дигән сорау яңгырады.

Җыен авыл халкына Ютазы авылының 100 еллык юбилее уңаеннан төшерелгән фильмны күрсәтүдән башланды. Җирлек башлыгы Р. Хәкимова авылдашлар, кайткан кунаклар һәм шәхсән үз исеменнән бу бәйрәмне оештырырга, уздырырга булышканнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Авыл халкының җитәкчеләргә сораулары шактый җыелган булып чыкты. Ни өчен урамнан өйгә су кертү, газ җиһазлары планировкасын үзгәртү өчен безнең районда, күрше районнарга караганда, күбрәк акча алалар? Татарстанда тарифлар бер түгел мени? әлеге чараларны башкару өчен аерым тарифлар билгеләнмәгән, бу сезнең оешма белән ничек килешүегезгә карап түләнә торган акча. Башка районнарда әлеге эш өчен азрак сумма алалар икән, рәхим итегез, андагы оешмага мөрәҗәгать итә аласыз. Тик аларның һичшиксез бу хезмәтне башкарырга лицензияләре булырга тиеш, дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе А. Подовалов. "Уруссу-Водоканал" җәмгыяте директоры Г. Шафигуллин суга тарифның инде өч ел буе күтәрелмәвен, Ютазы авылының су чисталыгы һәм линияләрнең төзеклеге буенча Урыссудан соң икенче урында булуын да искәртеп китте.
Урамнарда чүпне вакытында җыялар, рәхмәт аларга. Ә менә урамга килү вакытын төгәл билгеләп булмасмы? Халыкны кызыксындырган әлеге сорауга "Биотранс" оешмасы баш хисапчысы Э. Шәрифуллина: "Бүген безнең диспетчерлар машина йөртүчеләр белән бергә йөриләр. Башка авылларда маршрутлар һәм вакытлар билгеләнде инде. Сезнең авыл зур булганга бу эш озаккарак сузылды. Тиздән сезгә килеп ирешәчәк счет-фактура кәгазьләрендә чүп машинасының ничәдә килүе һәм кайсы йорт янында туктавы язылган булачак", дип аңлатма бирде.
Халыкны табиблык амбулаториясендә төннәрен кизү торучы шәфкать туташлары булмавы да борчуга сала. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Р. Фатыйхов төнге кизү торучы шәфкать туташлары штат буенча каралмаган, дип ачыклык кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев