Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда суррогат спиртлы эчемлекләрне таратуны кисәтү буенча эш барачак

Әле кайчан гына ватандашларыбыз тарафыннан спиртлы эчемлекләр куллану күләме проблема иде, бүген исә аның сыйфаты актуальгә әверелде.

Ягъни алкогольне чамадан артык куллану сәламәтлеккә булышлык итмәве аңлашыла. Бер бокал коры шәраб һәм бер рюмка башка исерткеч эчемлекнең файдасы турында сөйләү - ул безнең агай өчен түгел. Кем гомуми кабул ителгән норма белән чикләнә инде? Сүз уңаеннан, әле 375 елда ук Афинаның дәүләт эшлеклесе, исерткечнең бер чәркәсе - сәламәтлек өчен, икенчесе - мәхәббәт хакына, өченчесе - әйбәт йоклау өчен, дигән. Ә инде тагын өстәп эчелгән чәркәләр, аның фикере буенча, көч куллануга, типтерүгә, акылдан язуга китерә... Шулай да еллар, гасырлар дәвамында актуаль булып калган эчәргәме, юкмы соравына һаман төгәл генә җавап бирүче юк. Инде эчәргә икән, сыйфатлы алкоголь кулланырга кирәк. Әйтик, Татарстанныкын. Һич кенә дә суррогатларны түгел. Шул ук вакытта бездә спиртлы сыекчалар белән агулануны дәвам итәләр. Казахстан, сүз уңаеннан, арзан ликер-аракы эшләнмәләренә матур этикеткалар ябыштырып чыгара. Очсыз белән кызыктырып агулыйлар. Үзләренең кадерле кунакларын да арзанлы белән сыйларга теләүчеләр табыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин сүзләре буенча, районда прокуратура һәм эчке эшләр бүлеге белән берлектә халык арасында суррогат спиртлы эчемлекләрне таратуны кисәтү буенча эш алып барыла. Җирлек башлыклары белән үткәрелгән профилактик эш кысаларында, спиртлы эчемлекләр таратуда шикләнелгән затлар чакырыла, аларга үзләре кылган җинаятьнең мәгънәсе һәм моның нәрсә белән тәмамланырга мөмкин булуы аңлатыла. Соңгы вакытта алкоголь белән зарарлану гадәти күренешкә әверелде. Кайвакыт нәтиҗәсе бөтенләй аяныч була. Шуңа күрә көмешкәне кесә калынайту максатында куу яки спиртны шайтан белсен ниләр белән болгату өстендәге "сихер-михырларга" юл куелмаячак. Район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары моның белән көрәш буенча эшне активлаштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев